Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ир-ат бабасы яшергән хәзинәне тапкан

Яшерен урында, бакыр һәм көмеш тәңкәләр белән тулы кечкенә капчык, революциягә кадәр гамәлдә булган кәгазь акчалар һәм облигацияләр сакланган.

 Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәрендә яшәүче бер  милләттәшебез үз йортында хәзинәгә тап булган. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

Ир-ат гаилә нигезе булган йортта төзекләндерү эшләре башлаган. Хәзинәгә дә шул вакытта тап булган. Яшерен урында, бакыр һәм көмеш тәңкәләр белән тулы кечкенә капчык, революциягә кадәр гамәлдә булган кәгазь акчалар һәм облигацияләр сакланган.

«Бу йортны әтиемнең бабасы  төзегән булган.  Аның гаиләсе муллыкта яшәгән. Йорт хуҗасы баш киемнәре тегү белән шөгыльләнгән. Кәгазьгә төрелгән күн кисәкләре дә табылды. Кызганычка каршы,   бабайның язмышы турында безгә берни мәгълүм түгел. 20 нче елларда аны кулга алганнар, дип уйлыйбыз», — дип сөйләгән  хәзинә табучы.

Кәгазь акчалар һәм облигацияләр күләме 22 мең сум.  Араларында Екатерина II cурәтләнгән 100 сумлыклар да, 1917 елда чыккан 1000 сумлык та бар. Яшерен урында шулай ук шприц, кечкенә пычак табылган.

 Хәзинәнең бер өлешен Троицк шәһәрендәге мәчетләрнең берсенә бүләк итәргә булган.

Фото: region-uu.ru

http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/ir-at-babasy-yashergn-khzinne-tapkan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса