Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җир-ана рәнҗемәсме?

Җан авазы

Җәйнең үз куәтенә кергән татлы чагы. Табигатьнең юмартлыгы күз алдында. Рәхәтләнеп саф һавасын сула, җиләген җый, шифалы үләннәрен өзеп киптереп куй. Барысы да бар! Әмма адәм баласының табигатькә булган карашын күреп кайчагында имәнеп китәсең. 

...Һәр елдагыча быел да туган авылыма кайтып таныш сукмаклар буйлап кырга юнәлдем. Авыл читендә корылган плотина буйлап өскә күтәрелгәч җиләкле алан бар анда. Гаҗәеп матур урын ул! Чиләгең тулмыйча аннан кузгалырмын да димә. Бу юлы да шуларны уйлап кыр юлына чыктым. Җиләклеккә килеп җитәрәк ерганак тирәсендә кайнашкан каргалар өеме күзгә чалынды. Каркылдаган тавышлары әллә каян ишетелә. Якынрак килсәм шаккаттым: ерганак чүп-чар белән тулган! Кемдер анда мар-туарның эчәклекләрен дә китереп ташларга батырчылык иткән. Я Ходам! Язарга да, әйтергә дә сүзләр җитмәс кебек. Чүплек базы түгел лә бу югыйсә. Моны бит авылда яшәүче карт-карчык сыртына капчык салып китереп ташламый. Шулай ук башка авылдан да китермиләр. Моны бит шушы ук кырда печән чабарга, я булмаса балалары белән җиләклеккә килгән машиналы кеше ташлый... 

Җиләк җыюның тәме бетте бу көнне, уйларым әледән-әле шул тирәдә чуалды. Күпме юмартлык күрсәткән, иркенлек, матурлык биргән Җир-анабызны рәнҗетүдән дә курыкмый микәнни бу адәм баласы?! 

Өйгә кайткач иң беренче эшем итеп Күгәрчен авыл җирлеге башлыгы Альберт Сафинга шалтыраттым. Ул да аптыраудан ни дияргә белмәде. 

-Авылда чүп-чар түгү өчен махсус урын билгеләнгән югыйсә. Бу хакта барысы да белә. Моннан тыш капчыкка тутырылган хуҗалыктагы вак-төякләрне һәр атнаның сишәмбе көнне иртүк билгеле урыннардан чүп ташу машинасы килеп алып китә. Елга-ерганакларны чүп белән тутырырлыкмы соң? – диде ул гаҗизләнеп. 

Әйе, дөнья үзгәрде, дип аһ орабыз. Җәйге көндә явып киткән бозлы яңгырлар, бакчадагы бәрәңге, яшелчәләргә төшкән кыраулар, гарасат-давыллар табигатьнең адәмнәргә кайтавазы түгелме икән? Уйланасы иде... 

Фәрвәз Каюмова. 

Күгәрчен авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев