Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Йолдыз” балалар бакчасында Халыкара туган тел көненә багышланган бик матур кичә узды

Залның бизәнеше, салмак кына яңгыраган “Туган тел” көе бәйрәмгә җылылык, күтәренке кәеф өстәп тора иде.

 Бакчаның татар теле тәрбиячесе Айгөл Җәүдәт кызы Гыйззәтова бәйрәмне туган телебез – татар теленә багышланган шигыри юллар белән башлап җибәрде. Шулай ук балаларны “Халыкара туган тел” көне килеп чыгу тарихы белән дә таныштырды.

Бәйрәмгә кунак итеп Әбине дә чакырылган иде. Ул үзенең балачагында уйналган, хәзерге көндә онытылып бара торган татар халык уеннары белән таныштырып, аларны балалар белән уйнап та күрсәтте.

Бәйрәм кичәсе җырлар, уеннар белән дәвам итте. Барлык төркем балалары да татар халык бию көенә биеп, күңел ачтылар.

Бәйрәм кичәсе Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Айгуль Гиззатова,

татар теле тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса