Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Азат Хәмәтвәлиев: «Иң дөресе, акча күчерергә ашыкмау»

«Авыл офыклары» редакциясе журналисты белән әңгәмә барышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Азат Таһир улы Хәмәтвәлиев мошенниклыкның киң таралган төрләре турында сөйләде, үзеңне һәм акчаларыңны ничек сакларга кирәклеге турында киңәшләр бирде.

- Азат Таһирович, бүгенге көндә мошенниклыкның нинди төрләре ешрак очрый?
- Хәзер мошенниклар интернет һәм мобиль элемтәне активрак куллана. Фишинг һөҗүмнәре киң таралган схемаларның берсе булып кала бирә. Кешеләргә янәсе банклардан яки оешмалардан конфиденциаль мәгълүматлар — парольләр яки банк карталары реквизитларын кертү үтенече белән хәбәрләр яки хатлар килә. Шуны истә тотарга кирәк: банк хезмәткәрләре беркайчан да мондый мәгълүматны телефоннан яки интернет аша сорамый.
- Җинаятьчеләр социаль челтәрләрне еш кулланамы?
- Әйе һәм шактый актив. Шул ук вакытта җинаятьчеләр яңа битләр тудырмый, ә еш кына кулланучыларның аккаунтларын ваталар. Шуннан соң алар дусларына һәм танышларына социаль челтәрдәге бит хуҗасы исеменнән төрле нәрсәләр уйлап чыгарып язалар, мәсәлән, күңелсез хәл килеп чыккан яки кеше акчасыз калган, ашыгыч рәвештә акча кирәк. Мондый хәбәрләрдә гадәттә акчаны тиз арада картага күчерүне сорыйлар.
 -Мондый вәзгыятьтә аларның мошенниклар икәнен ничек аңларга?
- Иң дөресе, акча күчерергә ашыкмау. Кеше белән турыдан-туры элемтәгә керергә - аңа шалтыратырга яки мәгълүматны башка ысул белән ачыкларга кирәк. Күпчелек очракта аның аккаунтын ватканнар гына булып чыга.
- Сез кешеләргә тагын нинди киңәшләр бирә алыр идегез?
- Шәхси мәгълүматларны һәм банк карталарының реквизитларын чит кешеләргә тапшырмагыз, катлаулы парольләр һәм аккаунтлар өчен ике факторлы саклауны кулланыгыз, шикле сылтамалар буенча күчмәгез. Бу гади чаралар мошенникларның корбаны булу куркынычын шактый киметергә ярдәм итәчәк.
Тагын шунысын да игътибарга алыгыз, мошенниклык кылуда шикләнсәң, кичекмәстән хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк яки 2-21-02; 112 телефон номерлары буенча шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса