Инсульт һәм инфаркт: сәбәпләре, билгеләре, кисәтү
Белгеч йөрәк-кан тамырлары авыруларын ачыклау һәм аларны кисәтү турында сөйләде
Инфарктлар һәм инсультлар соңгы вакытта «яшәрделәр»: алар 35 яшьтәгеләрдә дә очрый. Моның төп сәбәбе — атеросклерозның иртә башлануы. Әлеге авыру вакытында кан тамырлары һәм артерияләр стенкаларында аларның ачыклыгын тарайтучы төерчекләр барлыкка килә.
Шулар нәтиҗәсендә организмга кислород җитешми, шунлыктан ишемия килеп чыга һәм ул инфарктка, инсультка һәм башка проблемаларга китерә. Чистай үзәк район дәваханәсе психологы Ольга Баранская йөрәк-кан тамырлары авыруларын ничек ачыклау һәм иртә стадиядә кисәтү турында сөйләде.
— Һәр кеше инсульт һәм инфарктның беренче билгеләрен таный белергә тиеш. Чөнки бик еш җаваплылык әлеге авыруга дучар булган кеше янәшәсендә булганнарга төшә, — дип сөйли психолог.
Инсультның билгеләре булып аяк-кулларда, гәүдәнең тулы яисә бер өлешендә көчнең кимүе; йөзнең бер ягында яисә гәүдәдә ою (авыруга, температурага һәм кагылуларга сиземләүне югалту); сөйләм бозылу, йота алмау; күз күреме начарлану (уңнан яисә сулдан, яисә бер күз сукыраю); тигезлекне югалту һәм баш әйләнү; аңны югалту тора.
Классик инфаркт — бу күкрәк читлеге артында яндырып, бастырып торган характердагы авыртулар; кан басымы төшеп китү яисә кисәк күтәрелү, йөрәкнең еш тибеше, тын бетү, хәлсезлек, аңны югалту. Әмма күп очракта инфаркт башка авырулар артына да яшеренә. Кемнеңдер эче авырта, икенчеләрнең аркасы, башы, муены, ияге авыртырга мөмкин.
Әлеге билгеләр барлыкка килгәндә кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк. Сузарга һәм көтәргә ярамый!
Инсультны һәм инфарктны кисәтү:
— кан басымын тикшереп торырга, даими рәвештә гипотензив препаратлар кулланырга кирәк (аларны табиб билгеләгән булса). Кан басымы 140/90 нан артмаска тиеш;
— канны сыекландыручы препаратлар эчәргә (табиб билгеләве буенча):
— кандагы шикәр һәм холестеринның дәрәҗәсен контрольдә тотарга, шикәр күләмен киметүче препаратлар эчәргә (табиб билгеләве буенча);
— йөрәк тибешен контрольдә тотарга, йөрәк ритмын контрольдә тотучы препаратлар кулланырга (табиб кушуы буенча);
— үз рационыңда терлек ит-май ризыклары куллануны киметергә;
— күбрәк яшелчәләр, җиләк-җимеш кулланырга;
— яшеңә һәм сәламәтлегеңә карамыйча даими рәвештә физик яктан актив булырга: көненә 3000нән дә ким адым ясамаска, бу гиподинамияне кисәтү. Атнаның күпчелек көннәрендә кимендә бер сәгать эчендәге физик активлык гәүдәне тиешле күләмдә тотарга мөмкинлек бирә;
— стресска толерантлыкны арттыру (стресслар тудыручы мәгълүмат ташкынын чикләү, җитәрлек йоклау);
— тоз куллануны киметү;
— тәмәке тартудан баш тарту;
— алкоголь кулланмау;
— Даими рәвештә диспансеризация үтү кирәк. Әгәр дә гаиләдә инсульт, инфаркт, шикәр диабеты, югары кан басымы, аритмия белән авыручылар булса, даими рәвештә неврологка, кардиологка күренеп торырга кирәк. Бу очракта 80 процентка кадәр инсульт һәм инфарктларны кисәтергә мөмкин, — дип билгеләп үтә Ольга Михайловна.
Диспансеризация ярдәмендә күп кенә авырулар ачыклана, аларны иртә дәвалый башлау мөмкинлеге туа. Шулай итеп, гади генә кисәтү чаралары да гомерне озайтырга мөмкинлек бирә.
Төерчекләр барлыкка килү куркынычы факторлары:
— холестеринның югары булуы;
— югары кан басымы;
— шикәр диабеты;
— физик активлыкның түбән дәрәҗәдә булуы;
— тәмәке тарту, алкогольне, наркотикларны чиктән тыш күп куллану;
— симерү;
— өлкән яшьтә булу (60 яшьтән өлкәнрәкләр), әмма 35 яшьтән узганнарның, урта яшьтәгеләрнең дә авыру куркынычы бар;
— йөрәк ритмы бозылу (мерцательная аритмия).
Тулырак: https://chistopol-rt.ru/news/jemgiyat/insult-ham-infarkt-sabaplare-bilgelare-kisatu
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев