Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Инсаф Җамалиев исеме зур хәрефләрдән язылырлык чын Кеше иде

Ул – чын табиб, исеме зур хәрефләрдән язылырлык чын Кеше иде.

  Тик ни кызганыч, “иде” дибез. Югыйсә райондашларыбыз сәламәтлеге өчен куйган бәһасез хезмәтләре хакына булса да яшәргә тиешле кеше иде ул Инсаф Фәлах улы Җамалиев. Аяусыз үлем аны фани дөньядан аерып узган җомга көнендә мәңгелек йортка күчерде. Күңелемнән аның белән эшләгән елларны барлыйм.
...Без – бер төркем шәфкать туташлары, Инсаф Фаләхович белән озак еллар хастаханәнең терапия бүлегендә эшләдек. 80 нче еллар иде ул. Авырулар күп,  хезмәтебез тынгысыз. Иртүк торып шприцлар кайнатудан башланган көнебез аяк өстендә уза. Әмма зарланмадык. Чөнки бүлек мөдире Инсаф Фәлахович кул астында эшләү безнең өчен дәрәҗә иде. Ул вакытта кардиограмманы бары ул гына укый белә, бик күпләр аңа тикшеренергә, дәваланырга тели иде. Ә аның үзенә берни кирәкмәде – данга, дәрәҗәгә омтылмады. Авыруларны терелтер, аякка бастырыр өчен көнне-төнне белми эшләде дә эшләде. Әнә шулай олы хезмәт куеп лаеклы ялга чыкты. Матди байлыкларга кызыкмыйча гади генә итеп яшәде һәм иманлы коллардан булып бакыйлыкка да күчте. Беләм, күңелем белән сизәм, авыруларыннан савыккан бик күп райондашлар әле дә рәхмәтледер аңа.
Яхшы, изгелекле кеше иде Инсаф Фәлах улы Җамалиев. Аллаһы Тәгалә аның шушы дөньяда кылган барлык изгелекләрен кабуллардан кылсын, урыннарын җәннәтләрдә насыйп әйләсен. Гаиләсенә, якыннарына сабырлык бирсен.

Бергә эшләгән шәфкать туташлары исеменнән, Тәнзилә Низамова.
Балык Бистәсе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса