Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Имтиханнар биргәндә укыла торган догалар

Алда имтиханнар чоры. Балаларның да, ата-аналарның да иң еш борчыла торган, күңел тынычлыгын югалта торган вакыты бу.

 Имтиханнарга әзерлеклеме син, юкмы – монысы бер мәсьәлә, ә әзерләнеп тә авыр сорау туры килү яки белгәнеңне дә әйтә алмый югалып калу, зиһенеңне җыя алмый азаплану – монысы бөтенләй башка. Бу халәтләр үз-үзеңне кулга ала алмаудан, нык дулкынланудан, ахыры начар булыр дип куркып борчылудан барлыкка килә торган психологик күренешләр. Бу очракта диндәге кешенең иң зур коралы ул – дога.

Доганы һәркайда кылырга була. Күңеленнән генә, үз телеңдә сорау да бик файдалы. Кайбер очракта бу хаерлерәк тә әле, чөнки доганы кылганда аңлап ихластан кылу шарт булып тора.

Беренче дога «Фәтихә» сүрәсе.
Бисмилләәһир-рахмәәнир- рахиим.
Әлхәмдү лилләәһи раббил гәәләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмиддиин. Иййәәкә нәгьбүдү вә иййәәкә нәстәгиин. Иһдинәс сыйрааталь мүстәкыйм. Сыйрааталь ләзиинә әнгәмтә гәләйһим гайрил мәгъдууби гәләйһим вәләәд даааллиин. Әәмиин.

Шулай ук "Аят әл-Күрси"не уку файдалы.

Әгуүзү-билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Аллааһу ләә иләәһә илләәһүү әл-хәййүл каййүм. Ләә та'эхузухүү синәтүү-вә ләә нәүүүм, ләһүү мәә фис-сәмәәвәәти вә мәә фил-ард. Мәң зәл-ләзии йәшфәгу гиңдәһүү илләә би'изниһ. Йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим вә мәә хальфәһүм. Вә ләә йүхиитуунә би шәй'им-мин гилмиһии илләә би мәә шәә‘э. Вәсига күрсийүһүс сәмәәвәти вәл-ард. Вә ләә йәүдуху хифзухума вә һүвәл-галийүл-гәзыйим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса