Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ильвина: «Бик җитди юл һәлакәтенә эләгеп, тавышсыз калган идем, ул вакытта дин юлына басасым, яулык ябасым килде...»

Ильвина белән очрашып танышуыбызга тугыз еллар тирәсе булган икән инде. Ул вакытларда җырчы кыз "Барс-медиа" компаниясе белән килешү төзеп, эстрадага тәүге адымнарын гына ясап килә иде.

Ниләр хакында әңгәмә коруыбызны чамаласам да, сөйләшкән сүзләребез аерым-ачык хәтердә сакланмаган. Шәхес буларак ачылу, төпле фикер җитеп бетмәгәндер, күрәсең. Ул аның яшьлеге, тәҗрибәсезлеге нәтиҗәсендә булгандыр, чөнки кайнап торган эстрада "казаны"нда беренче чыныгу алган яшь егет-кызларның тормышка үз карашлары, төпле фикерләре дә тупланмаган була әле... Ә бүген Ильвина башка. Инде шул еллар эчендә шактый сулар акты, җырчының иҗатында да, шәхси тормышында да никадәрле үзгәрешләр булды. Бүген ул - саллы гына репертуар туплаган, искиткеч югары дәрәҗәдәге, зәвыклы программа әзерләп, халыкны шаккатырган, үз тамашачысын булдырган популяр җырчы. Боларга түбән тавыш тембрын, гүзәл буй-сынын, чибәрлеген дә өстәсәң, шактый тулы образ барлыкка килә дә куя. Җылы һәм эчкерсез әңгәмәбездә Ильвина иҗатына булган таләпчәнлеге, гаилә кыйммәтләре, элекеге ире белән мөнәсәбәтләре, үз-үзе белән гармониядә яшәү серен ача.


- Ильвина, балачагыңның иң истә калган мизгелләрен, матур хатирәләрен искә төшерик әле.

- Балачагым ыгы-зыгыда узды, чөнки үз-үземне белә белгәннән бирле һәрчак нидер эзләндем, нәрсәгәдер өйрәндем. Кечкенә чагымнан ук мөстәкыйльлеккә омтылып, җитди карарларны үзем кабул итә идем. Әти-әнием дә холкымдагы шушы ягымны аңлаганнардыр, күрәсең, беркайчан да каршы килмәделәр. Укырга да алты яшьтән кердем. Беркемгә дә әйтмичә, музыка мәктәбенең баян сыйныфына язылып кайттым. Мәктәптәге түгәрәкләргә, конкурсларга да үзем языла идем. Урта мәктәпне алтын медальгә һәм Казанның 22 нче музыка мәктәбен кызыл аттестатка тәмамладым. Шуннан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының эстрада актеры бүлегенә укырга кердем. Бер елдан соң Казан химик технология университетында читтән торып, кием буенча дизайнерлык һөнәрен үзләштерә башладым. Болардан тыш, балачагым дигәндә, әлбәттә инде, Спас районының Тукай авылында яшәүче дәү әти-дәү әни йорты күзаллана. Мин уен-көлке, мәхәббәт тулы гаиләдә үстем. Әби-бабам бик акыллы, зирәк кешеләр. Минем өчен алар ир белән хатын, әти-әни белән бала арасындагы, оныкларга булган мөнәсәбәтләрдә - үрнәк. Дәү әти музыка укытучысы иде. Дәү әниемнең балачагы, яшүсмер еллары исә бик авыр тормышта узган. Ул, әнисе 1,5 яшендә үк ташлап киткәч, апасы тәрбиясе үскән. Шул сәбәпле, белем дә ала алмаган. Тамагын ничек тә булса туйдыру максатыннан, гел колхоз эшендә булган. Максатчан кеше буларак, Казанга килеп, әнисен эзләп тапкан. Менә шул вакытта инде аны дәү әти күреп алган. Ә егет авылның күз өстендәге кашы: чибәр, мәһаббәт гәүдәле, эчми-тартмый, әле өстәвенә гармунчы да. Шуннан бирле алар аерылмаган - тормыш корганнарына быел 55 ел булды. Дәү әти белән дәү әни бер-берсеннән башка яши алмыйлар. Без аларны аерым-аерым күз алдына да китермибез.

- Ильвина, миңа нишләптер синең тормышыңда барысы да әзергә-бәзер булгандыр кебек тоела иде.
- Барысы да шулай уйлый. Әмма ул алай түгел. Безнең гаилә 12 ел буена ун квадрат метр мәйданлы тулай торакта яшәде. Әтием - полиция хезмәткәре, әнием - башлангыч сыйныф укытучысы. Мин әнигә гел: "Әни, менә күрерсең, безнең барысы да булачак", - дип әйтә идем. Аллаһы Тәгаләгә бик нык ышанам. Ул миңа гел ярдәм итте. Һәрвакыт кирәкле кешеләр белән очраштырды. Ә мин үзем һаман ашыгам, вакытны куалыйм. Концертымнан соң тынычланырмын инде, дип уйлаган идем, әмма әле һаман да нидер җитми икән. Әни: "Кызым, сиңа гел кирәк. Алай ярамый, тукталып тор бераз", - ди. Шул ул вакытта бәрә-суга, җимерә-кыра да эшләмим: һәр нәрсә үз җае белән бара. Иң мөһиме теләгем бар, ә калганы үзеннән-үзе килеп чыга. Монда бәлки психология белән мавыгуымның да өлеше зурдыр. Нинди генә хәл булса да, фикерләремне яхшы якка юнәлтергә тырышам. Тормыштан ямь табып яшим. Нинди генә хәл булса да, акыллы фикер йөртергә, кешеләргә ачык, гади булырга кирәклегенә төшендем.

- Ильвина, мин синең иҗатыңны шартлы рәвештә ике чорга бүлеп карыйм. Аның беренчесе - "Барс медиа" канаты астында "нужа" күрми генә эстрадага беренче адымнарыңны ясаган, кияүгә чыгып, бәби алып кайткан еллар булса, икенчесе - иҗатыңдагы эзләнүләр, туктап, хәл җыйганнан соң, сәхнәгә кабат әйләнеп кайтуың. Халыкның сине чын мәгънәсендә җырчы итеп тануы да шушы соңгы елларга туры килде.

- Дөрес, эзләнү дә, төшенкелеккә бирелү дә булды, чөнки иҗатымның башлангыч чорында халыкка охшар өчен талант, тавыш кына җитмәвенә төшендем. Кияүгә чыккач та эзләнү булды, әмма монысы күңелдәге эзләнү иде. Күпмедер вакыт җырламый торгач, илһам чыганагын иҗаттан алуымны аңладым - күңелне бит алдап булмый. Бу эчке көрәшем акрынлап гаиләдәге мөнәсәбәтләрдә дә чагылыш таба башлады. Гомумән, иҗат кешесе белән яшәү бик авыр дип саныйм. Андый каршылык бездә дә бар иде. Иҗат белән шөгыльләнер өчен илһам кирәк. Ә минем алыр җирем юк иде. Алты ел бергә яшәгәннән соң, иремнән киттем. Яшермим, иҗатка кабаттан әйләнеп кайтуымның беренче максаты - акча эшләү иде. Шуңа күрә акрынлап банкетларда чыгыш ясый башладым. Нинди генә бәя тәкъдим итсәләр дә, ике куллап риза булдым: акча гына бирсеннәр! Чөнки мин хәзер ялгыз хатын, балам, аның алдында җаваплылык бар. Дөрес, бүген барысы да җайланды. Финас мәсьәләләре дә, элекеге ирем белән мөнәсәбәтләр дә. Мин аңа чиксез рәхмәтлемен, чөнки Булат белән бергә вакытлар миңа зур мәктәп булды. Беренче чиратта, хатын-кыз буларак ачылуда. Шушы хәлләрдән соң миндә җаваплылык хисе тагын да артты, шәхес буларак үстем. Һәм, ниһаять, күптәннән хыялланган тамашымны тәкъдим иттем.

фотоsaby-rt.ru

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/ilvina-bik-itdi-yul-lakten-elgep-tavyshsyz-kalgan-idem-ul-vakytta-din-yulyna-basasym-yaulyk-yabasym-kilgn-ide

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев