Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илвера Касыймова Әстерхан өлкәсендә XIII Бөтенроссия авыл Сабан туеның тантаналы ачылышында булып кайтты

27 май көнне Әстерхан өлкәсендә XIII Бөтенроссия авыл Сабан туеның тантаналы ачылышы узды

 Милли бәйрәмебездә Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе районы җирле оешма җитәкчесе Касыймова Илвера катнашты.


Татарстан Республикасыннан килгән җырчылар, ансамбльләр кунакларга күтәренке кәеф, дәртле җырлар, гомумән, милли бәйрәмебезнең матур күренешләрен бүләк итеп кайттылар.
Сабантуенда һәр халык үзенең гореф- гадәтләре,  йолалары, милли ризыклары белән үзенә җәлеп итеп торды. 
 Әстерхан климаты һәм ландшафты ат чабышыннан кала, дөяләр йөгерүен үткәрергә дә мөмкинлек бирә. Милли бәйрәмдә  дөяләр йөгерүе бу якның үзенчәлекле икәнен раслады.
Сабантуй илебезнең төрле төбәкләреннән килгән төрле милләт кешеләрен һәм татарларын берләштергән якты, матур, күңелле бәйрәм булып үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса