Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Илсур Садыйков: " Хезмәтен белеп, төгәллектә, башкаларга авырлык китерми торган итеп башкара".

  «Яхшы белгеч, җитәкче, оста психолог. Аның кебекләр сирәк», - диләр  язмам герое хакында.

 “Республикабыз үсешенә керткән нәтиҗәле һәм күпьеллык хезмәтләре өчен ТАССРның 100  еллыгы юбилей медале тапшырыла” – үз исем-фамилиясен ишеткән Вера Ивановна Малакаева  дулкынлануын басарга тырышып трибунага таба атлады.

Хөкүмәтебез тарафыннан бирелгән тәүге бүләге түгел югыйсә. Әмма күңелдәге хис, куанычлы тойгыларны ансат кына басармын димә. Дистәләрчә еллар белән үрелгән хезмәт юлының быел 55 нче баскычына күтәрелде ул. Уңышларының һәркайсына тырышлыгы, белеме, акыл-зиһене белән иреште. 1965 елда Яңа Чишмә районының Черемуха урта мәктәбендә өлкән пионервожатый булып башлаган хезмәт юлы әнә шулай үз артыннан дистә елларны әйдүкләде.

...Балык Бистәсе районына исә көтмәгәндә кайта Вера Ивановна.

–Тормыш иптәшемә Балык Бистәсендә эш тәкъдим иттеләр. Табигате гаҗәеп матур, бер күрүдә ошаттык. 1969 елда икебез дә Урахча авылына, ул вакыттагы  “Ленинская искра” совхозына кайтып урнаштык. Мин мәктәпкә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып, ирем совхозда җитәкче урыннарда эшли башлады, – ди Вера Малакаева.

Кайда гына килсәң дә иң беренче коллектив белән уртак тел табу кирәк. Бу яктан Вера Ивановнага бәхет елмая. Ачык йөзе, киң эрудицияле, таләпчән булуы һәм, иң мөһиме, башкаларга ярдәмчеллеге аны гомер буе озата килә. 1973 елда Балык Бистәсенә күченеп районара фильмотека, соңрак кичке мәктәпнең директоры булып эшләгәндә әлеге сыйфатлар аның йөзен тагын да ача, коллективта, мәгариф өлкәсендә абруе арта. 1984 елда Вера Малакаева нәтиҗәле хезмәтләре өчен “РСФСРның мәгариф отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Нәкъ шул елны ул район мәгариф бүлегенә инспектор булып килә һәм профсоюз хезмәткәрләренең рәисе итеп сайлана. Шушы ике эшне алып бару дәверендә ул укытучыларның һәм мәктәп директорларының проблемаларын ныграк аңлый, һөнәри осталыгына таянып дөрес карар кабул итү профсоюз оешмасы рәисенең төп вазыйфасы икәнлегенә ныграк төшенә. 2010 елда Вера Ивановна Малакаеваны Балык Бистәсе муниципаль районының координацион профсоюз советы рәисе итеп сайлыйлар.

Территориаль килешүне һәм күмәк шартнамәләрне гамәлгә ашыру кысаларында мәгариф хезмәткәрләренең хокукларын һәм гарантияләрен социаль-икътисадый яклау – аның эшенең төп юнәлеше булып тора. Ул үз  эшчәнлегендә мәгариф хезмәткәрләренең хокукын яклау, аларның һәм балаларының сәламәтлеген кайгыртуны һәрдаим контрольдә тота.

Вера Ивановна шулай ук яшь белгечләр белән эшләүгә, аларны профсоюз эшчәнлегенә, һөнәри үсешен арттыруга да зур игътибар бирә. Профком рәисе булып эшләгән педагогларның соңгы елларда мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары дәрәҗәсенә күтәрелүләре дә шуның бер мисалы.

– Ул – укытучыларның укытучысы. Легендар шәхес дияр идем. Дистәләгән еллар бер-беребезне аңлап, киңәшләшеп эшлибез. Хезмәтен белеп, төгәллектә, башкаларга авырлык китерми торган итеп башкара, – ди аның хакында район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков. 

Әйе, профсоюз комитеты рәисе яхшы белгеч, җитәкче, психолог та булырга тиеш. Вера Ивановна исә шундыйлардан. Юкка гынамы, аның эшчәнлеге Россия, Татарстан хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнмәгән. Бер кочак Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары янәшәсенә «ТАССР оешуга - 100 ел» медале өстәлү - гомернең зая узмаганлыгын ишарәли. Бу бүләкләр гомернең үзе кебек үк кадерле, аларда тормыш тәҗрибәсе, күп еллык хезмәтнең җимешләре чагыла.

Фәрваз Каюмова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса