Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Илсур Садыйков: "Бала мәктәпкә, бакчага сөенеп барырлык булсын."

«Эшчәнлек йомгаклары һәм яңа уку елына бурычлар»

(Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков докладыннан)

Ел саен үткәрелә торган укытучыларның август киңәшмәсе безгә район мәгариф системасы эше нәтиҗәләрен анализларга, килеп туган проблемалар турында фикер алышырга һәм яңа уку елына төп бурычларны билгеләргә мөмкинлек бирә.

2021 нче елның 20 нче августында Актаныш шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашында «Татарстан Республикасында заманча мәгариф - һәркем өчен мөмкинлекләр киңлеге» дигән  республика август конференциясенең пленар утырышы узды.

Югарыда күрсәтелгән чара барышында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгарифнең иң мөһим мәсьәләләренә: мәктәпкәчә яшьтәге һәм уку йортларындагы белемнең сыйфатын күтәрү, шул исәптән сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен; туган телдә балаларны укыту, һөнәри белемне  үстерү, балаларга өстәмә белем бирүнең һәркем өчен мөмкинлеге һәм нәтиҗәлелегенә басым ясады. Әлеге мәсьәләләр буенча фикер алышуны без бүген муниципаль дәрәҗәдә дә дәвам итәчәкбез.

Район мәгариф системасы эшчәнлегенең төп максаты - сыйфатлы белем алу,  балаларны һәм яшьләрне уңышлы социальләштерү өчен шартлар тудыру.

Узган уку елында районның мәгариф системасында 38: 20 гомуми белем бирү оешмасы (12 урта һәм 8 төп), алар арасында 10 (6 урта һәм 4 төп) татар телендә белем бирүче 10 мәктәп (6 урта һәм 4 төп) һәм 6 филиал (Олы Солтан, Олы Кульга, Иске Арыш, Югары Ырга, Бәрдебәк, Таулар), 14 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 3 өстәмә белем бирү учреждениесе һәм 1 агротехник техникум эшләде.

2020/2021 уку елында районның гомуми белем бирү оешмаларында 2115 укучы белем алды.

2021-2022 уку елында район территориясендә 37 оешма: 1 гимназия, 11 урта гомуми белем бирү мәктәбе, 8 төп мәктәп, 14 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 2 өстәмә белем бирү оешмасы һәм 1 агротехника техникумы эшләячәк.

Яңа уку елы башында 2114 укучы белем алачак, аларның 175е – беренче сыйныф укучысы, мәктәпкәчә учреждениеләрдә исә 585 бала тәрбияләнә.

Муниципаль районда 14 учреждениедән һәм 6 мәктәпкәчә төркемнән торган, 915 урынга, 610 балага исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре челтәре саклана һәм тотрыклы үсеш ала.

2020-2021 уку елында 28 бала өчен 6 мәктәп базасында кыска вакыт эчендә мәктәп алды әзерлек буенча төркемнәр ачылды.

Хәзерге вакытта Котлы Бөкәш «Дуслык» балалар бакчасында 8 миллион 321 мең сумга исәпләнгән капиталь ремонт эшләре дәвам итә.

Белем бирү сыйфатын күтәрүнең бер ысулы – уку процессын оештыру. Заманча дәрескә югары таләпләр куела. Вакытында башланган дәрес, дәрес этапларын төгәл оештыру, төрле ысуллар һәм дәрес формалары, даими контроль, белем бирүнең тирәнлеге һәм системалылыгы, мәгълүмати-коммуникатив технологияләр - болар барысы да укучыларның белем бирү нәтиҗәләренә йогынты ясый.

Барыбыз да аңлыйбыз, белем бирү процессының сыйфат күрсәткечләре район педагогларының составы, аның эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән.

2020-2021 уку елында районның гомуми белем бирү оешмаларында 611 педагогик хезмәткәр педагогик эшчәнлек алып барды, шулардан 398 педагогның 52 се – югары, 346 сы – беренче квалификация категориягә ия.

Районда югары сыйфатлы белем бирү мәсьәләләренә җитди игътибар бирелә. 2020-2021 уку елын 195 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлады. Күгәрчен, Масловка, Олы Мәшләк урта мәктәпләрен тәмамлаучылар ике фән буенча югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Чыгарылышларның 50 проценттан артыгы район һәм республиканың урта һөнәри уку йортларында укуларын дәвам итәчәк.

11нче сыйныф чыгарылыш укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясе норматив-хокукый актлар нигезендә үткәрелде.

Имтихан нәтиҗәләре буенча 11нче сыйныфны тәмамлаучыларның барысы да урта гомуми белем турында аттестат алды, аларның 17се махсус үрнәктәге һәм «Укудагы аерым уңышлары өчен» Россия Федерациясе медале белән бүләкләнде. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, БДИ нәтиҗәләре буенча 40 чыгарылыш сыйныф укучысы - 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйдылар.

2019 нчы елның 1 нче сентябреннән 1 нче номерлы Балык Бистәсе гимназиясе базасында Казан шәһәре Совет районының «Лицей-инженерлык үзәге» МАУ белән берлектә, Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән «Инженерлык Республикасы» уникаль белем бирү проекты тормышка ашырыла. Биредә «Инженерлык Республикасы» проекты белән 1-2 нче сыйныфлардан 21 укучы шөгыльләнә.

Интеллектуаль конкурслар арасында мәктәп укучыларының Бөтенроссия һәм республика фән олимпиадалары аерым урын алып тора. Уку елы дәвамында 30дан артык чара үткәрелде, аларда меңнән артык укучы катнашты. Районыбыз укучылары быел да призлы урыннар яуладылар, олимпиадаларда, конкурсларда, турнирларда җиңүчеләр булдылар. Төгәлрәк әйтсәк, узган уку елында муниципаль район укучылары республика дәрәҗәсендә 10 призлы урын алса, агымдагы уку елында призерлар саны ундүрткә җитте.

Талантлы балаларның иҗади сәләтләрен ачу өчен мәктәпләр балалар иҗаты үзәге, балалар сәнгать мәктәбе, балалар сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге, агротехника техникумы белән хезмәттәшлек итәләр.

Мәктәптә спортны үстерү, балаларны һәм яшьләрне физик культура һәм спорт белән массакүләм шөгыльләнүгә җәлеп итү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. Районыбызда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын этаплап кертү буенча чаралар планы уңышлы тормышка ашырыла. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, 2020-2021 уку елы нәтиҗәләре буенча 127 укучы ГТО нормаларын тапшыруда катнашты, аларның 3се – алтын, 11е – көмеш, 23е – бронза медальгә ия булды.

Ышанам ки, барлык укучылар да сәләтле. Һәм безнең бурыч балаларның индивидуальлеген исәпкә алып, аларның сәләтләрен тагын да үстерү, ныгыту.

Районның гомуми белем бирү оешмаларында физик мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС) уңышлы гына тормышка ашырыла. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе, Югары Тегермәнлек, Олы Елга, Шомбыт, Олы Мәшләк, Түбән Тегермәнлек, Балтач, Котлы Бөкәш, Ямаш мәктәпләре база мәктәпләре итеп билгеләнде, аларда физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча 23 бала белем алачак.

2020-2021 уку елы дәвамында балалар сәламәтләндерү-белем бирү профильле үзәгендә тәрбияләнүчеләр волейбол, милли көрәш, футбол, өстәл теннисы, республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге чемпионатларда, беренчелекләрдә, турнирларда һәм укыту-тренировка җыеннарында катнаштылар һәм 26 призлы урын яуладылар.

Мәгариф система буларак үз традицияләре һәм хезмәткәрләре белән көчле. Алар көчләрен һәм вакытларын кызганмыйча, гаилә һәм җәмгыять белән берлектә, җаваплы, фидакарь хезмәт куялар. Бу эшне бездән алда башкарган кешеләр истәлеге дә, бу-дәвамчанлык һәм хөрмәт тә, тәрбия дә.

Теләсә кайсы белем бирү учреждениесе – балалар, ата-аналар, тәрбиячеләр, укытучылар, башка хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләре кисешә торган аерым бер дөнья. Без һәр мәктәптә, балалар бакчасында, өстәмә белем бирү учреждениесендә балага уңайлы, имин булсын өчен барысын да эшләргә тиешбез. Бала мәктәпкә, бакчага сөенеп барырлык булсын.

Мин катнашучыларның барысын да, аеруча мәгариф хезмәткәрләрен яңа уку елы башлану белән котлыйм. Сезгә иҗади эзләнүләр һәм игелекле педагогик эшчәнлегебездә уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса