Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Илсур Садыйков: «Төп бурыч — балаларның җәйге ялын кызыклы, файдалы итү»

Укучыларның җәйге каникуллары башланды. Һәр бала өчен бу күптән көтелгән ял, яңа танышлар һәм якты хисләр чоры.

Балык Бистәсе районында балалар ялын оештыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Быел җәйге сәламәтләндерү кампаниясенең ничек оештырылачагы турында район мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Мансур улы Садыйков сөйләде.
- Илсур Мансурович, районда балаларның җәйге ялы ничек оештырылган?
- Төп бурыч - балаларның җәйге ялын кызыклы, файдалы һәм куркынычсыз итү. Быел районыбызның йөзләгән баласын төрле ял һәм мәшгульлек формалары белән тәэмин итү планлаштырыла. Май ахырыннан мәктәп яны һәм хезмәт лагерьлары эшли башлады. Алар район мәктәпләре базасында ачылган һәм балаларга каникулларын актив үткәрергә, спорт, иҗат һәм белем бирү чараларында катнашырга мөмкинлек бирә. Мәктәп яны лагерьларында барлыгы 487 бала ял итәчәк, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар. Тагын 100 яшүсмер хезмәт лагерьларында эшләячәк.
- Бу җәйдә ял итү өчен тагын нинди мөмкинлекләр каралган?
- «Сәйлән» палаткалы лагере иң кирәкле юнәлешләрнең берсе булып кала. Быел биредә дүрт смена оештырылачак. Беренче икесе районның барлык теләүче балалары өчен каралган. Өченче смена «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучылар өчен, ә дүртенчесе барлык теләүче балалар өчен оештырылачак. Палаткалы лагерьда барлыгы 160 бала ял итә алачак. Якыннары махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләрнең балалары өчен бушлай урыннар каралган.
- Балалар районнан читтә ял итә алырлармы?
- Әйе, андый мөмкинлек бар. 110 балага шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагерьларында ял итү планлаштырылган. Җәй көне 50 бала каникулларын «Берсут» лагеренда үткәрәчәк. Махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләрнең балаларына аерым игътибар бирелә, алар өчен ташламалы шартларда аерым юлламалар каралган. Моннан тыш, Кара диңгез яры буенда ял оештыру дәвам итә.
Балык Бистәсе 2 нче мәктәптән «Бердәм сыйныф серләре» ата-аналар комитеты конкурсында җиңүчеләр Анападагы «Глобус» балалар лагерына юл тотачак. «Созвездие-Йолдызлык» конкурсында җиңеп чыккан «Рапсодия» үрнәк хореография коллективы Кырымдагы «Ак Барс Сәләт» лагеренда ял итәчәк.
- Кайгыртучанлык һәм игътибар аеруча кирәк булган балаларга ничек ярдәм күрсәтелә?
- Безнең өчен бу иң мөһим эш юнәлешләренең берсе. Махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләрдәге балалар һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар ташламалы һәм түләүсез юлламалар буенча ял итә алалар. Безнең бурыч - һәр бала җәйне сәламәтлек, үсеш һәм аралашу өчен файдалы итеп уздыру.
- Районыбыз укучыларына нәрсә теләр идегез?
- Барлык балаларга да җәйге ял, якты тәэсирләр, яңа дуслар һәм кызыклы ачышлар телим. Җәй хәвеф-хәтәрләрсез үтсен, бай булсын һәм бары тик яхшы вакыйгалар белән генә истә калсын.
 -Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса