Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Илсур Садыйков: «Иң мөһиме - укучыларның сәламәтлеге»

Балык Бистәсе Агротехника техникумында мәгариф бүлегенең һәм Агротехника техникумы хезмәт коллективларының җыелышы булды. Анда район башлыгы Радик Ислямов та катнашты.

 Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков мәгариф бүлегенең 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм 2026 елга бурычлар турында сөйләде.
 - Районда 1 гимназия, 17 мәктәп, 2 өстәмә белем бирү учреждениесе, 12 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы, техникум эшли, аларда 1755 бала белем ала, 538 бала тәрбияләнә. Беренче сыйныфта 121 бала укый. Глобаль мәсьәләләрнең берсе - кадрлар белән тәэмин ителеш. Математика, химия, биология, география, инглиз теле һәм физик культура укытучыларына кытлык саклана. Узган ел Балык Бистәсе 2 нче мәктәбенә һәм Шомбыт мәктәбенә максатчан юнәлеш буенча белем алучы ике яшь педагог эшкә килде, - дип башлады ул үзенең чыгышын.  - Балаларны террорчылыкка каршы яклауны тәэмин итү бүгенге көндә төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Видеокүзәтү системасын, сак бүлмәләрен, хәбәр итү системасын, видеодомофоннарны, сыйныфны саклау системасын, хәвеф сигнализацияен урнаштыруга 8 миллион сумнан артык акча тотылды.
 Укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итү эше яхшы куелган, балаларның йөз проценты шул ризык белән тәэмин ителгән. «Эдем” предприятиесе 6 ел инде сыйфатлы азык-төлек продуктлары белән тәэмин итә.
Узган ел балаларны йөртү өчен 4 яңа автобус алынды. Автобус паркы тулысынча яңартылды.
Быел безнең районда Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск, Лаеш, Питрәч районнары катнашында «Бердәм сыйныф серләре» конкурсының зона этабы һәм район базасында суднолар модельләштерү буенча республика ярышларының сайлап алу туры узачак.
Педагогик коллективлар, укучылар һәм студентлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм әзерләүдә актив катнашалар. Укучыларның хатлары күңел җылысы, андагы егетләр өчен горурлык хисләре белән сугарылган һәм бу аларга зур ярдәм булып тора.
 Илсур Садыйков мәгариф системасы хезмәткәрләренә социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен дә яктыртты.
-Агымдагы уку елының төп бурычлары - балаларның сәламәтлеген саклау, сыйфатлы белем алу, 9 һәм 11 сыйныф укучыларын дәүләт имтиханнарын тапшыруга әзерләү. Бүгенге көндә 9 нчы сыйныфта - 205, 11 нче сыйныфта 84 укучы белем ала.
 Агротехника техникумы директоры Мансур Мәннанов әлеге уку йортының эшчәнлеге һәм киләчәк үсеш перспективалары белән җентекләп таныштырды.
 Чыгыш ясаучылар район башлыгы Радик Ислямовка һәрдаим ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерделәр.
Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча полиция начальнигы урынбасары Руслан Хәмәтвәлиев җыелышта катнашучыларның игътибарын интернет-мошенникларның хәйләләренә эләкмәс өчен бик уяу булырга, балаларның тыелган контентлы сайтларга кермәсеннәр өчен һәрдаим контрольдә тотарга кирәклегенә юнәлтте.
 Технолог Наталья Новикова «Эдем» предприятиесе директоры Гөлнур Сафина исеменнән район җитәкчелегенә ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. 2025 ел йомгаклары буенча намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен ул Балык Бистәсе 1 нче гимназиясен, 2 нче мәктәпне, Яңа Арыш, Күгәрчен мәктәпләрен, «Мишутка», «Березка» балалар бакчаларын бүләкләде.
 Аннары җыелышта катнашучылар игътибарына 2025 елда районның социаль-икътисади үсеше турында видеоролик тәкъдим ителде.
 Район башлыгы Радик Ислямов махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә ярдәм күрсәтүдә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде, бигрәк тә аларның мәктәп укучыларының хатларын шатланып кабул иткәннәрен  билгеләп үтте.    
Мәгариф хезмәткәрләренә   мөрәҗәгать итеп ул, балаларны тәрбияләгәндә нәрсәгә юнәлеш тотарга кирәклеген һәм интернетта, көндәлек тормышта аларның иминлеген тәэмин итү буенча игътибарны  арттыруны сорады.
Җыелыш ахырында  бүләкләү тантанасы булды. Һөнәри белем бирү өлкәсендә намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен директорның теоретик белем бирү буенча урынбасары Эльвира Хәйдәрова, производствода белем бирү осталары Илмаз Гыйлемҗанов, Николай Трофимов, ашханә җитештерү мөдире Татьяна Костакова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
 Район мәгариф оешмалары белән намуслы хезмәттәшлек иткәннәре өчен «Эдем» предприятиесе директоры, бухгалтеры, җәмәгать туклануы технологы Гөлнур Сафина, Наталья Новикова һәм Татьяна Рогужкина мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
 

Таңсылу Минһаҗева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса