Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Илсөя Бәдретдинова сәхнәдән китүе турында

Бу хакта ул ТНВ каналында дөнья күрә торган «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында әйткән

– Күп коллегаларым килешмәс тә минем белән. Бүгенге көндә безнең дә, концертларга зал тутырып йөри торган артистларның, сәхнәдән китәр вакытыбыз җитә. Кеше күпме генә сикерсә дә, үзеннән биегрәк сикерә алмый. Ул һаман шундый. Әйе, безнең иҗатны ярата торган кешеләр калачак. Бөтен табигать кануннары буенча, эстрадага яшьләр килергә тиеш. Бу — нормаль күренеш. Монда бер-береңә аяк чалулар урынсыз, чөнки аның мәгънәсе юк, ул барыбер шулай булачак. Безгә кадәр дә күп җырчылар булган, бездән соң да булмый калмый. Яшьләргә шатланам гына, — дигән җырчы Илсөя Бәдретдинова.

 

 

 

https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-10-14/ils-ya-b-dretdinova-s-hn-d-n-kit-e-turynda-4425861

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса