Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Илшат Шакиров: «Килешү нигезендә хәрби хезмәткә китүченең гаиләсе байтак кына ташламалардан файдалана алачак»

Ил алдындагы хәрби бурычны үтәү - ул егетлек тә, зур җаваплылык та. Бүген сүзебез Россия Федерациясе Кораллы Көчләре составында алдан килешү (контракт) нигезендә хәрби хезмәт узу турында.

Алдан килешү төзелә икән, әлеге гражданнар алдына максатка юнәлешле бурыч куела, хезмәт хакы, срогы билгеләнә. Шулар хакында тулы мәгълүмат алу өчен без редакциябезгә Балык Бистәсе хәрби комиссары урынбасары Илшат Шакировны чакырдык.
-Сүземне райондашларымның, заман рухын тоеп яшәүче яшьләребезнең бүгенге вәзгыятьтәге хәлгә битараф булмауларыннан башлыйсым килә.  Халкыбыз аңында Ватан төшенчәсе, аның иминлеген саклау кебек изге ниятләр яши һәм аны тиз генә юкка чыгарырга мөмкин дә түгел. Бу елның беренче яртысында районыбыз биләмәсеннән үз теләкләре белән 30 егетнең хәрби хезмәткә китүе шуны раслый. Дөресен әйтергә кирәк, ир-егетләребез хәрби комиссариатка бик еш мөрәҗәгать итәләр. Әлбәттә, аларның күбесе социаль мәсьәләләр хакында кызыксына. Беренче чиратта, ипотека түләүләре һәм гаиләсенең туйдыручысыз калуы кебек бик тә четерекле мәсьәләләр борчый аларны. Әлбәттә, без һәркем белән эшлекле әңгәмә корырга әзер, барлык сорауларга да тулы аңлатма бирергә тырышабыз. Чынлыкта да үз теләкләре белән хәрби хезмәткә китү бүген дә мактаулы гамәл булып санала. Мондый адымны бары тик кыю, курку белмәс, батыр йөрәклеләр генә ясарга сәләтле. Безгә дә күбрәк шундыйлар килә. Беренче чиратта, ир-егетләрнең яше 18 дән ким булмаска һәм аның бар яктан да сау-сәламәт булуы мөһим. Андыйлар безгә электрон элемтә аша да мөрәҗәгать итә алалар. Биредә без алардан беренче чиратта автобиографик анкета, паспорт, хәрби билет, гаилә хәле турында һәм белеме хакында документ сорыйбыз. Әле болар эшнең башы гына. Хәрби хезмәткә китәргә теләге булганнарга таләпләр дә зур хәзер. Аларның һәркайсы бик тә әһәмиятле биш кагыйдәне  үтәргә тиеш. 
а)   Хәрби комиссариатка барлык кирәкле документларны тапшырырга кирәк.
б)   Сайлап алу пунктында психолог белән бик җитди әңгәмә үткәрү күздә тотыла.
в)  Хәрби комиссариатта егетләребез тулы медицина тикшерүе үтәләр.
г)  Тиешле документ (предписание) кулларына бирелгәч  алар хезмәт итәчәк хәрби часть карамагына җибәреләләр.
д)  Яңа  хезмәт итү урынында алар белән үз теләкләре буенча килешү төзелә.  
Килешүне гадәттә 1, 3, яисә 5 ел вакытка төзергә мөмкин. 
Бүгенгесе көнне  күпләрне бик нык борчыган тагын бер җитди мәсьәләнең берсе булып гаиләсенең матди хәле, яшәеше алга килеп баса. Хәрби хезмәткә китәргә теләген белдергән егеткә беренче көненнән 195 мең сум күләмендә түләү карала. Ул аның вазыйфасына, хәрби дәрәҗәсенә һәм хезмәт тәҗрибәсенә карап артырга да мөмкин. Бу уңайдан бары тик берничә мисал китерү урынлы булыр. Гади автомобильче яисә  пешекче аена 211 мең сум алачак, хәрби дәрәҗәсе югары булган саен айлык пособие күләме дә арта. Мисал өчен, отделение командирына аны 242 мең сум күләмендә билгелиләр. Күргәнебезчә, хөкүмәтебез тарафыннан барысы да ныклап уйланылган. Монда инде гаиләм туйдыручысыз кала, дип борчылырга нигез юк.
 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса