Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Илнур җәмгыятьнең мактаулы хезмәткәре

 Һәркемнең күңеленә ятышлы хезмәте була. Ул аны ихластан яратып башкара.

Биектау авылы егете Илнур Сабиров “Кулон-Агро”да тырыш, мактаулы хезмәткәрләрнең берсе. Ул әлеге җәмгыятьнең терлекчелек комплексында тудыру бүлегендә эшли.

-Әтисе Миннегаяз абый дә терлек караучы иде. Аның янәшәсендә хезмәткә өйрәнеп үскән егет ул. Үз эшенең остасы, хезмәтенә җаваплы карый, барлык нечкәлекләрен белә,- ди аның турында комплекс начальнигы Фәнис Садыйков.

Илнур биредә алтынчы елын шушы вазыйфасында. Иң мөһиме үзе дә, җитәкчелеге дә канәгатьләр. “Эш урыным бар. Хезмәт хакын вакытында алам. Эш өчен барлык уңайлыклар да тудырылган», - ди Илнур.

Тудыру бүлегендә 240 баш терлек исәпләнә. Ике сменада икешәр сыер савучы эшли. Илнур сыерлар бозаулата, маллар астын чистарта. Кирәк вакытта сыер савучыларны да алыштыра. Иртәнге җидедән кичке бишенче яртыга кадәр эш урынында ул. Атнага бер көн ял итә.

Бертуган энесе Илназ да әлеге җәмгыяттә эшли икән. Ул терлекләрне ясалма орлыкландыручы. Тырыш, хезмәтен намус белән башкаручылар һәркайда хөрмәтле. Җитәкчеләре дә алар турында бары яхшы фикердә.

Гөлназ Зарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса