Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Илнур Ибраһимов: «Республика районнарына чыгып, булган проблемаларны өйрәнәбез»

Балык Бистәсе районында Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Илнур Ибраһимов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров булды.

Кунакларны муниципаль район башлыгы Радик Ислямов һәм район прокуроры Руслан Шакирҗанов озатып йөрде.  Башта бергәләп гражданнарны кабул иттеләр. Эшмәкәрләр, фермерлар, район халкы аларга авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләрен сатып алу, крестьян-фермер хуҗалыгы кардасы территориясендә терлекчелекнең өстәмә продуктларын саклау, торак пунктлар янында чәчүлекләрне пестицидлар белән эшкәртү тәртибе, арендага алынган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге дәүләт җирләрен милеккә рәсмиләштерү тәртибенә, сулыклар һәм елгалар янында сыерлар йөрергә ярыймы, чәчүлекләрне химикатлар белән эшкәртү  бал кортлары үлеменә  китерүенә  кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итте. Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Илнур Ибраһимов һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров мөрәҗәгать итүчеләрнең һәрберсен игътибар белән тыңладылар һәм тулы җаваплар бирделәр.
Аннары Анатолий Капаруллинның кара карлыган плантацияләрендә алар Балык Бистәсе муниципаль районы эшкуарлык берләшмәсе вәкилләре белән очраштылар. Очрашу «түгәрәк өстәл» формасында узды.
- Туган районыма  кайтып сезнең белән күрешүгә мин бик  шатмын. Ай саен без республика районнарына чыгып, булган проблемаларны өйрәнү, сезнең сорауларга җавап бирү өчен эшмәкәрләр белән очрашабыз, - диде Илнур Ибраһимов.
Марат Җаббаров сатыла торган сөт өчен субсидияләр түләү, умартачыларга газета аша авыл хуҗалыгы җирләрен химик эшкәртү буенча үткәрелгән чаралар,  бал кортларын саклап калу  өчен авыл хуҗалыгы җирләрен эшкәрткәндә санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне, тиресне саклау һәм чыгару буенча законның барлык таләпләрен үтәү зарурлыгы, грантлар алу тәртибе һәм аларның үтәлеше буенча хисап тоту һәм башкалар турында сөйләде.  Аннары Капаруллиннар карлыганны ничек үстерүләре, аны гамәлгә ашырулары, үз бизнесларын үстерү буенча киләчәк планнары белән таныштырды.
"Безнең бөтен тарих 2016 елда башланды, җир пайлары мирас итеп  күчкәч әлеге җирләрне җиләк-җимеш культуралары утырту өчен кулланырга булдык. 200 кешене алыштыра торган комбайн сатып алдык. Ул тәүлегенә 2 гектар мәйданда кара карлыган җыя,  Комбайннан соң җирле халыкны чакырабыз, 50-70 кеше җиләкне кул белән җыя. Тагын 70 гектарда карлыган утырттык, хәзер гомуми мәйданы 96 гектар тәшкил итә.    
Кара карлыган, алма, кура җиләге питомнигы булдырырга, су сибү системасын, гидротехник корылма төзүне планлаштырабыз. Үз продукциябезне төрле төбәкләрдә һәм илләрдә сатабыз", - диде ул һәм авыл хуҗалыгы министрына субсидияләр белән ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.
Министр район халкын җиләк-җимеш һәм яшелчә культуралары үстерүгә җәлеп итү буенча тәкъдим кертте.
Карлыган плантацияләрен карап чыгып, кунаклар әлеге крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләренең һәм гомумән, район җитәкчелегенең эшчәнлегенә яхшы бәя бирделәр.

Таңсылу Минһаҗева.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса