Илназ Шиһапов Балык Бистәсенең «Мишутка» балалар бакчасында кунакта булды
Балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау - бөтен җәмгыять проблемасы, мәгариф учреждениеләренең өстенлекле бурычларының берсе.
Аны уртак тырышлык белән генә чишеп була. Шуңа күрә ЮХИДИ инспекторлары белән очрашулар һәрвакыт актуаль һәм мөһим.
Балык Бистәсенең «Мишутка» балалар бакчасында урамнарда һәм юлларда балаларның иминлеге мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләрдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илназ Шиһапов кунакта булды. Әлеге очрашуның максаты – юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрне ныгыту, балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау иде.
Илназ Шиһапов юлда үзеңне дөрес һәм куркынычсыз тоту тәртибе, велосипедта йөрү кагыйдәләре турында сөйләде. Ни өчен җиде яшькә кадәр балаларның машинада балалар креслосында утырырга тиешлеген, ә киемнәрдә чагылдыргыч элементлар булырга тиешлеген аңлатты. Полиция хезмәткәре белән бергә балалар җәяүлеләрнең төп кагыйдәләрен искә төшерделәр. Ул билгеләп үткәнчә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә һәм тискәре йогынтыга бирелмәскә кирәк.
Очрашу барышында балалар зур игътибар белән полиция капитанын тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Очрашу ахырында Илназ Зөлфәт улы балаларга игътибарлы булуларын һәм юлда үзләрен саклап калуларын теләде.
ЮХИДИ хезмәткәрләре белән мондый очрашулар балаларны юлда килеп чыккан авыр очраклар вакытында үзләрен дөрес тотарга өйрәтер дип ышанабыз. Ә бу, үз чиратында, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре санын киметергә ярдәм итәчәк.
Ольга Нәҗметдинова,
өлкән тәрбияче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia