Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илназ Шакиров : «Пьесаны укыганда ук кемгә нинди роль тиешлеген характерларына карап чамаладым»

30 апрель һәм 12 май көннәрендә Балык Бистәсе халык театры коллективы район мәдәният йортында Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры” пьесасы буенча сәхнәләштерелгән спектаклен куйды.

40 елдан артык тамашачы мәхәббәтен югалтмыйча эшләп килгән халык театры бу юлы катлаулы теманы - дәһшәтле сугыш кайтавазын чагылдырган әсәрне сайлаган. Спектакль беренче пәрдәдән үк тамашачыны утлы елларга, тылдагыларның көнне-төнгә ялгап эшләгән авыл тормышына алып керде. 
Фронтның алгы сызыгында очрашкан якташ егетләр Басыйр (Сергей Фалин) белән Хәйри (Рамил Минневәлиев) сагынуларын җыр аша туган якка юллый. Тиздән илгә җиңү киләчәк. Тыл хезмәтчәннәре шул көнне якынайту өчен алны-ялны белми кырда хезмәт куя. Кызу урак чорында бригадага бүленгән хатын-кызлар һәм яшүсмерләр ярышып эшли.
Сугышның аяусызлыгы, шул ук вакытта җиңүгә булган өмет-ышаныч  спектакльнең башыннан ахырына кадәр моңлы җыр булып сузыла.Тамашачы белән тулы зал бу минутларда шул еллар кайтавазында яшәде. 90 яшьлек Шәйхулла карт (Әнәс Низамов) белән аның карчыгы Мәргубәнең (Гөлсәрия Сафина) җор теленә, күңел төшенкелегенә бирешмичә яши алуын бүгенге буынга да үрнәк дияр идем мин. Төп образдагы бригадир Фатыйманың (Гөлия Кәримуллина) һәм күмәк күренештә уйнаучы уракчы кызларның шул чор вакыйгаларын тасвирлый алуын да сокланып тамаша кылдык, аларның көчле рухына, фидакарьлегенә куандык. Әсәрдә төп сызык булып ике тема яктыртылган. Аның берсе тылдагы татар халкының батырлыгын күрсәтсә, икенчесе татар кызларының мәхәббәтләренә тугрылыгын яктырта. Фатыйма белән Басыйрның мәхәббәте чын мәгънәсендә тормыш җырына әверелә. Аларның мәхәббәтен язучы символик ай образы аша бирә һәм моны безнең үзешчән артистларыбыз халыкка тулысы белән җиткерә алдылар. Монда әлбәттә, сәхнәнең бизәлеше, уңышлы декорация дә бик зур роль уйнады.
Спектакльнең куелышы, аның уңышлы чыгуы бәхәссез. Үзешчән артистларның һәркайсы образга кереп үз рольләрен оста итеп башкардылар. Болары, әлбәттә, режиссер Илназ Шакировның эзләнүле тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
– “Тормыш җыры” спектаклен сайлавыбыз тиккә генә булмады. Без аны Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышладык. Әсәрдә сугыш чоры, тылдагыларның фидакарь хезмәте сурәтләнә. Минем дә спектакль аша шуны бүгенге буынга җиткерәсем килде. Һәм моңа ирешелде дә кебек. Тамашачы арасында өлкәннәр белән бергә яшьләр дә шактый иде, – ди Илназ Шакиров бу хакта. 
Чынлыкта да тамашачы халык театрына яратып килә. Нинди генә спектакль куелса да ул зур аншлаг белән үтә. Болары да режиссерның артистларны үз рольләренә туры китереп кую осталыгына бәйле. Әнә Шәйхулла карт образындагы Әнәс Низамовны башкача күзаллап та булмас иде. Грим да уңышлы төшкән, уйнавы да авылның 90 яшьлек аксакалына тиң. Бөтенроссия, төбәкара халыкара театр фестивальләренең лауреат, дипломант бүләкләренә ия булган мондый артистлар белән халык театрының күтәрелеш чорын кичәсенә өмет багларга була әле. 
– Пьесаны укыганда ук кемгә нинди роль тиешлеген характерларына карап чамалыйм, – ди Илназ, елмаеп. – Мәргубә карчыкны тыныч, сабыр холыклы Гөлсәрия апа гына уйный алыр иде. Узган ел куелган “Мәхәббәт чишмәсе”ндә дә ирен сугышта югалткан Гайни карчык ролен башкарды ул. Татар әбиләренә хас тыйнаклык бар анда.
– “Тормыш җыры” спектакле 2010 елда режиссер Рәфхәт Галиев тарафыннан сәхнәләштерелгән иде. Ул вакыттагы артистлар уйнавы белән бүгенгеләр арасында аерма нык сизеләме?
– Хәзерге актер составы көчлерәк минемчә. Еллар белән бергә осталык та арта бит инде. 12 ел элек куелган спектакльдәге күп рольләрне шул ук артистларыбыз башкарды. Батыр, көчле рухлы Фатыйманы Гөлия Кәримуллинадан, Хәдичәне – Чулпан Мифтаховадан, Газимәне - Рәсимә Зариповадан башка күз алдына да китереп булмас иде. Каюм ролендәге Риф Хөснетдиновны, Халидә – Гөлшат Галиеваны, Хәйри – Рамил Минневәлиевны да тамашачы хәзер танып белә. Шулай ук театр сәнгатенә беренче тапкыр аяк баскан Рузилә Фәрзекаева, Нурфия Галиуллина да үз рольләрен уңышлы башкардылар дип саныйм. Агроном Фәрит ролендәге Илшат Кәримуллин турында бик күп мактау сүзләрен әйтергә мөмкин булыр иде. Мөлаемлеге, тыйнаклыгы белән үзенә тартып торучы Илшатның нинди рольгә алынса да аны уңышлы башкарып чыгасына шик юк. Балык Бистәсе халык театры әнә шул егет-кызлары белән көчле дә! – ди режиссер һәркайсы өчен сөенеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса