Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Илназ Сабитов: " Район өчен шундый җаваплы эшләр башкаруым белән горурланам".

Район үзәге Ленин урамындагы мәйданчыкны төзекләндерү тәмамлану стадиясендә.

Биредәге эшләр “Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру” (“Формирование комфортной городской среды”) федераль проекты, «Торак һәм шәһәр мохите” (“Жилье и городская среда”) милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Ленин урамындагы мәйданчыктан үтеп барышлый эскәмиядә ике өлкән буын кешесенең сөйләшеп утыруы игътибарны җәлеп итте. “Матурлана үзәк, кара әле, урамга плитә җәйгәннәр. Яктырткычлар да бар. Оныкларыбыз белән килеп ял итәргә була. Үзебезгә дә биредә туктап хәл алырга, матурлык белән сокланып утырырга менә дигән урын бу”,-ди апайларның берсе.

“Бик кирәкле эш башладылар. Әлеге үзәк районның йөзек кашы бит. Үзебезгә кайтучы кунакларыбызны да бирегә алып килергә дип уйлап торам. Тыныч урын, машиналар керми. Иң мөһиме шул”,-дип сүзгә кушылды икенчесе.

Бүгенге көндә әлеге Ленин урамындагы мәйдәнчыкта нинди эшләр башкарылган, тагын ниләр планлаштырыла? Шундыйрак сораулар белән “Авентел” төзелеш оешмасы җитәкчесе Илназ Сабитовка мөрәҗәгать иттек.

-Төзекләндерү эшләре дүрт ел дәвамында башкарылачак. Биредә быел өченче елыбызны эшлибез. Узган ел мәйданчык ясалды, Ленин блюсты урнаштырылды. Шулай ук Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар һәм сугышчы-интернацианалистлар истәлегенә сквер, 10 Советлар Союзы геройлары рельефы куелды. Агымдагы елда светофордан алып мәйданчыкка кадәрге урынны төзекләндердек. Безнең башкарган эшләрне санап китсәк, асфальт-бетон катламы демонтажланды, брусчатка салынды, территория яшелләндерелде, ятырткычлар куелды. Милли проект кысаларында фонтан эшләнелде. Су җыелу, китү урыннарын эшләү ахырына якынлашып килә. Шушы көннәрдә безнең эшләр дә тәмамланачак. Киләсе елга мәйданчыктан алып сбербанкка кадәр урынны төзекләндерәчәкбез. Светофор янәшәсендәге әлеге мәйданчыкка керү юлында “Балык Бистәсе” стелласы куелачак. Моннан тыш мәйданчык янәшәсендә фотозонасы булган “Гашыйклар паркы”

ясалачак. Район өчен шундый җаваплы эшләр башкаруым белән горурланам. Алга таба да районыбызның тагын да матурлануын, чәчәк атуын телим, - диде Илназ Сабитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса