Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илназ Гыйниятов 14 авылга бер үзе

Бүгенге тормышыбызның көйле, ямьле булуында, шулай ук күптәнге һөнәр ияләре- участок инспекторларының да саллы өлешләре булуы хакында уйлап караучылар бармы икән?

Әлеге материалны газетага бирергә әзерләнеп йөргәндә участок инспекторларының һөнәри бәйрәмнәре, әлеге җәмгыятебез өчен бик тә кирәкле булган һөнәрнең илебез күләмендә көйле эшли башлавына 100 ел тулуы хакында редакциягә күңелле хәбәр килеп иреште. Бу хәл, билгеле инде, районыбыз биләмәсендә иң эре һәм җаваплы участокларның берсе  Котлы Бөкәш авыл җирлегендә эшләүче полиция майоры Илназ Миннулла улы Гыйниятов хакында булган фикерләремне тулыландырып, баетып җибәрде. Ул ике дистә елга якын инде районыбыз эчке эшләр бүлегендә хезмәт итә. Беренче көннәрдән аны биредә балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегенә кабул иткәннәр. Районыбызда ул елларда бу шактый олы проблемалы, район башкарма комитеты каршысындагы комиссияне хезмәт сөючән, күңелен биреп, тырышып эшләп йөрүче егет Валерий Токранов җитәкли. Алар икәү бер-берсен аңлап өч ел нәтиҗәле эшләгәч аны тагын да авыррак һәм җаваплырак участокка, Котлы Бөкәш авыл җирлегенә участок инспекторы итеп күчерәләр. Чыннан да бик тынгысыз һәм мәшәкатьле  урын булып чыга ул. Башка авыл җирлекләреннән әллә ни аерылып тормаган участок, дияргә ашыкмагыз. Бүгенгесе көнне ул монда берүзе 14 авыл кешеләренә хезмәт күрсәтә. Күгәрчен, Юлсубино авыл җирлекләре дә әле аның карамагына керә икән. Шуңа күрә, бүгенгесе көнне бу һөнәр ияләре тәүлекләр буена диярлек үз авыл кешеләре арасында булалар, дисәк тә ялгыш булмас. Аннары, әле моннан тыш аларны еш кына оператив төркем һәм юл хәрәкәте дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре дә үзләре белән фаҗига урыннарына алып чыгалар. 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

 Автор Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса