Ильмира Нәгыймова зур кайгы кичерә
Җырчы Ильмира Нәгыймованың гаиләсенәзур кайгы килгән. Аның бертуган абыйсы үлгән. Бу хакта җырчы Инстаграмда хәбәр итте.
– Әлеге вакытта мин юлда кайтам… Әле генә авыр яңалык хәбәр иттеләр… Бертуган абыем үлгән. Ковид… Аңа нибары 36 яшь иде, — дигән җырчы.
Җырчының авыр кайгысын уртаклашабыз. Ильмираның гаиләсенә күркәм сабырлыклар телибез.
Тулырак: http://www.syuyumbike.ru/news/yoldyzly-yaalyklar/ilmira-ngyymova-zur-kaygy-kicher
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа