Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ильмира Нәгыймова: «Апамны җирләдек, ә җизнәйнең 10 ел инде хәбәре юк»

Ильмира Нәгыймова яшь булуына карамастан, ул ике бала әнисе һәм бай репертуар туплап өлгергән җырчы. Ə репертуарының күп өлешен үзе иҗат иткән җырлары тәшкил итә.

- Берәр кайда барганда, яисә берәр нәрсә эшләгәндә, үзеннән-үзе колагыма көй яңгырый башлый. Мин аны тиз генә диктофонга яздырып куям.
Җырның хит булырмы-юкмы икәнен алдан берничек тә әйтеп булмый. Кайчак зур өмет багламаган җырлар да халык күңеленә үтеп керә.
Тәүге җырымны 16 яшемдә яздым, “Ялгыш адым” җырын апама багышлаган идем. Дөресерәге, аның сагышлы язмышына. Без гаиләдә биш бала үстек. Олы апам Лилия исемле иде. Кызганычка каршы, ул 10 ел элек юл һәлакәтендә вафат булды. Апам урыс милләтеннән булган Сергейга кияүгә чыккан иде. Әти-әнием кияүләре урыс милләтеннән булачагын белгәч, башта каршы төштеләр, ә аннары ризалаштылар. Апам кияүгә чыкты да Мәскәүгә күченеп китте. Сергейның әнисе чиркәүдә эшләгәч, апам да христиан диненә күчте. Глеб исемле уллары туды. Бервакыт апам авылга кайтырга җыенып йөргәндә, ире белән бик каты ачуланышкан. Шул көнне өйдән чыгып китә дә, авариягә очрый. Аның артыннан Сергей чыгып китә һәм эзсез югала. Апамны җирләдек, ә менә Сергей турында 10 ел буена бер хәбәр-хәтер юк. Аның әти-әниләре безнең белән башта аралашмадылар, уллары югалуда безне гаепләделәр. Хәзер аралар җайланды. Глеб әнисенең каберен күрергә дә кайтты. Аңа хәзер 17 яшь.

Апаның үлемен барыбыз да авыр кабул иттек. Аның үлеменә кадәр җырлар иҗат иткәнем булмады. “Ялгыш адым” җыры хәсрәткә үрелеп, үзеннән-үзе язылды дип әйтсәм дә була. Аның көен дә, сүзләрен дә үзем иҗат иттем.

 фотоok.ru

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/ilmira-nagyymova-apamny-irldek-iznyne-10-el-inde-khbre-yuk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса