Ильмира Нәгыймова: «Беркемгә дә алай ябыгырга язмасын!»
Ильмира Нәгыймова социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә язылучыларының сорауларына җавап биргән. Күпләрне борчыган шәхси сорауларга да ачыклык керткән.
– Сезнең йөрәгегез бушмы?
– Әлегә мин беркем белән дә очрашмыйм. Мин мөнәсәбәтләрне тәмамладым. Ничек бар шулай әйтәм.
– Руслан Кираметдинов балалары белән аралашамы?
– Юк. Дүрт елга беренче тапкыр алиментларга бирергә булдым. Беләм, күптән шулай эшлисе калгандыр. Әмма мин әтилек хисләре ачудан өстенрәк булыр дип өметләндем.
– Кайчан Маратка кияүгә чыгасыз?
– Минем яраткан кешем иҗат өлкәсеннән булмаячак.
– Социаль челтәрдә Марат Яруллинга язылган идегез. Ни өчен?
– Маратның фанатлары тынычлансын өчен. Без бары тик коллегалар гына. Иҗаттан тыш безне бернәрсә бәйләми һәм бәйләмде дә, тынычланыгыз.
– Ябыккансыз, сез диетадамы?
– Өч туганымны югалттым... Беркемгә дә алай ябыгырга язмасын! Хәзер мин көчле антидепрессантлар эчәм.
– Хаҗга нинди уй белән бардыгыз?
– Туганнарым һәм энем өчен Гомрә узарга теләдем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia