Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Җиләк пешкән чак

Кояшлы, җылы көннәр, җиләк-җимешнең мул чоры башланды. Витаминлы ризыкларны татып карау вакыты җитте. Иң беренчеләрдән булып каен җиләге өлгерә. Быел аның уңышы шактый икән. Тырыш, ялкауланмаган кеше аны чиләк-чиләкләп җыя. Шулай ук бакча җиләге – виктория дә пешә башлаган. Социаль  челтәрләрдә дә чиләк-чиләк җиләк тотып төшкән фотолар күп куела.

 -Быел да каен җиләге мулдан, Аллага шөкер. Ялкауланмыйча җый гына. Аның уңышы билгеле бер вакыт кысаларында гына бит. Өлгерә алганча җыеп калырга кирәк. Яңа Арыш болынлыклары җиләк белән сөендерә безне. Үзем шәхсән көнгә ике тапкыр барырга тырышам. Иртәнге бишләр тирәсендә китәм дә, эш кәгатьләре башланганчы кайтып та җитәм. Кичен тагын барам. Бер баруда 4 тәр литр каен җиләге җыям. Өйгә кайткач, кечерәк савытларга салып кышка туңдырырга куям. Туганннарга күчтәнәчкә дә бирәм әле. Сәламәтлек булганда табигать байлыгыннан файдалан гына, - дип хәбәр итте Рәзилә Мөхәммәтрәхимова. “Гаиләбез белән җиләк җыярга яратабыз. Әле бер көнне дә барыбыз бергә Күки, Алан авылы урман-болыннарына бардык. Олы кызым Энҗе өч көн рәттән дүртәр литр чиләкне тутырып җыеп алып кайтты. Быел каен җиләге иртәрәк пеште. Уңышы да күп булырга охшаган. Витаминлы җиләкне туңдырып куябыз. Кыш айларында бик ярап куя. Туганнарга, дусларга күчтәнәч итеп бирәбез”,- диде Мам.Каз.Чаллы авылыннан Гөлнар Зиннатова. “Әшнәк авылыннан ерак түгел аланлыктан бер барып өч литр чиләк каен җиләге җыеп кайттым. Шушы көннәрдә тагын барырга исәбем. Җир җиләге өлгерә башлаган, анысын да бераз җыйдым.  Бакчамда да үстерәм бит әле мин ул каен белән виктория җиләкләрен. Виктория җиләгем дә бар. Менә алары да өлгереп утыралар. Аларын да җыярга кирәк. Кышка туңдырып куям. Хуш исле җиләк белән чәй эчүләре бик рәхәт”,-дип сөйләде Олы Әшнәктән Ләйсән Садриева.

 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса