Илгизәр Гайнетдинов: «17 яшьтә ясалган операция, минем агроном булырга теләвемдә беренче киртәне куйды»
Күренекле якташыбыз, шагыйрь Вазыйх Фатыйховның күренекле шәхесләргә багышланган “Бистә йолдызлары” дигән китабын укыганда игътибарымны Ямаш авылында туып-үскән Илгизәр Гайнетдинов турындагы язма җәлеп итте.
Гәрчә без берничә ел аерма белән генә Юлсубино урта мәктәбен һәм Казан Авыл хуҗалыгы институтын тәмамласак та еш һәм якын аралаша алмадык. Шушы бушлыкны тутыру максатыннан мин якташым белән хәбәргә чыктым һәм үз тормышы турында тулырак таныштыруын сорадым.
-Мин яшь вакыттан бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә яраттым. Төрле карлыган, кура, бакча җиләкләре hәм яшелчәләр. Аларны утыртып, ботактан карлыганның үсеп китүе, мыекчадан бакча җиләген үрчетү, чәчкән орлыкларның ничек тишелүе, үсүен күрү күңелле иде. Мәктәпнең башлангыч классына укырга кергәч, яшелчәләр үстерү минем өскә йөкләнде. Хәтерлим, мәрхүмә Фәрзана әби (әтинең әнисе) помидор үсентеләрен күчереп утыртуны карап торгач, әйткән иде: “Иии улым, бигрәк сабаклары нечкә, китәрләрме икән?”, дип. Өйдә чакта нечкә, сыек булып үскән помидорлар, бакчага күчергәч нык булып үсеп китәрләр иде. Аннан әле хәтерлим, кар базының авыш өстенә «Мир, Труд, Май» рәвешендә казып, астра чәчәкләре сипкәнем. Алар шул рәвешле тишелеп, матур булып үсәләр иде. Уртанчы сыйныфларда укыганда, биология укытучысы Ибраhим абый Сафинның (урыны оҗмахта булсын) дәресләрен дикъкать белән тыңлый идем. Район буенча биологиядән олимпиадада катнаштым. Алдынгы урыннарны яулаган идек. Менә боларның барысы да, мине агроном һөнәрен сайларга этәргәндер дип уйлыйм, - диде Илгизәр яшьлек чорын искә алып.
Урта мәктәпне уңышлы тәмамлап (чыгарылыш имтиханнарын рус теленнән тыш барысын да “бишле”гә тапшыра) документларын Казан Авыл хуҗалыгы институтының агрономнар әзерли торган бүлегенә тапшыра. Керү имтиханнарын уңышлы тапшырып нәтиҗәләрен шәһәрдә көткән вакытта аның кинәт кенә аягы авырта башлый, температурасы югары күтәрелә.
Казанга килгән әнисе белән бергә Балык Бистәсе үзәк хастаханәсенә кайталар. Биредә Илгизәрне балалар бүлегеннән хирургия бүлегенә күчереп аягына операция ясарга Виталий Константинович Волков җитәкчелегендәге бригада алына.
Дәвалануын Казандагы травматология хастаханәсендә дәвам итә, берничә еллар үткәч янәдән доктор Илизаров аппаратлары куйдырырга туры килә әле аңа.
-Шушы 17 яшьтә ясалган операция, минем агроном булырга теләвемдә беренче киртәне куйды. Чөнки, агроном ул физик яктан нык, сау-сәламәт булырга тиеш. Ул вакыттагы технологиялар буенча, син чәчкечләрне дә, башка авыл хужалыгы агрегатларын да көйли, эшләтә белергә тиеш. Ә бу исә көне-төне кырда эшләү, акыл көче генә түгел, физик көч тә сорый торган эш. Декан - безнең якташ, Мамадыш районы Катмыш авылыннан чыккан авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, җир белгече Хәсән Хәбибрахманов. Ул вакытта кул таягы белән йөри идем. Шуны күрептерме ул, “агроном булып эшли алмассың, башка белгечлек сайла” кебегрәк әйтте, дип сүзен дәвам итә әңгәмәдәшем.
Шулай да укуын шул бүлектә дәвам итә. Уку барышында семестр имтиханнарын бик яхшы билгеләренә генә тапшыра, институтны кызыл диплом белән тәмамлый. Аны аспирантурага максатчан хәзерләүгә тәкъдим итәләр.
Тормыш үз агымы белән дәвам итә. Илгизәр Роза исемле шәфкать туташы белән гаилә кора. 3 кыз бала тәрбияләп үстерәләр.
- Олы кызыбыз табиблыкка укып невролог белгечлеге алды. Күрше авыл егете белән гаилә корып инде безне онык белән дә шатландырдылар. Ике кызыбыз 10 ел дәвамында нәфис гимнастика белән шөгыльләнеп «Россиянең спорт мастеры» дәрәҗәсен алдылар.
Җәмәгатем акыллы, тормышны алып баручы, һәрберебезнең сәламәтлеген кайгыртып торучы кеше. Авылга кайтканда да бернинди эштән җиксенеп тормый. Бүгенге көндә әти-әниебез, дүрт бертуганнар барыбыз да, Аллаһка шөкер исән-сау,-ди Илгизәр.
Алар сәнгатькә гашыйк кешеләр. Театр, концертларда, премьераларда еш булалар. Ул үзе дә матур җырлый. Узган елны авылдашлары белән зурлап концерт оештыручыларның, алып баручыларның берсе булды.
Әфәрин диясе генә кала сиңа, якташ!
Нияз Шайдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia