Илфак Шиһаповның әнисе Асия апа: «РАЙПО председателе Илфакка мотоцикл табып өйгә китереп биргән иде»
Илфакның туган нигезенә килгән саен, күңелдән генә аны да бирегә кайтарам. Сөйләгән хатирәләре искә төшә. Әнисе Асия апа белән дә көненә икешәр тапкыр сөйләшә иде. Әлеге әңгәмәләр колакта яңгырый кебек. Әнисе без килешкә тәмле аш пешереп, чәй әзерләп, фотоларны барлап куйган. Менә Илфак карга чумып уйнап йөри... Менә инде үсеп...
Илфакның туган нигезенә килгән саен, күңелдән генә аны да бирегә кайтарам. Сөйләгән хатирәләре искә төшә. Әнисе Асия апа белән дә көненә икешәр тапкыр сөйләшә иде. Әлеге әңгәмәләр колакта яңгырый кебек.
Әнисе без килешкә тәмле аш пешереп, чәй әзерләп, фотоларны барлап куйган. Менә Илфак карга чумып уйнап йөри... Менә инде үсеп җитеп гитара тоткан егет... Менә колхозда эшләп йөргән еллары...
Асия апа фотоларны карый-карый истәлекләрне барлый:
- Илфак безнең дүртенче балабыз. Бер балабыз ун айда үлгән иде, Илшат белән Резидә, Илфак исән-сау үстеләр. Авылда ул елларда балалар аз тумый торган иде, шулай да Илфакның тууын зурлап күтәреп алдылар. Ничек шулай булгандыр - үзем дә аңламыйм, уйлаган саен хәйран калам. Бик күп кешеләр килгән иде котларга. Әтисе Илдус гомер буе аккордеонда уйнады, аны Германиядән әтисе, Илфакның бабасы була инде, сугыш кырыннан алып кайткан була.
Кунаклар килгәч, Илдусның ак аккордеонын сузып уйнап җибәрүләре әле дә күз алдында. Иштирәктә уйнаса, Бәкер шаулап торыр иде. Музыкага сәләте Илфакка әтисеннән килгәндер дим. Укуга омтылышын да шуннан күрәм. Кайда китап күрсә, шунда онытылып укый иде. Әнкәй чормадан берәр әйбер алып төш дип җибәрсә, шунда менеп, төшәргә онытып укып утырыр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев