Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илфак Шиһапов: «Син бит онлайн идең...»

Хезмәттәшебез, каләмдәшебез, дустыбыз Илфак Шиһаповның «Шәһри Казан» газетасында төрле елларда басылып чыккан язмаларының берсен сезгә тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз.

Телефоннан бер таныш шалтырата:
- Але, сөйләшә аласыңмы?
- Әлегә алам кебек...
- Кара әле, «теге» мәсьәләне хәл итеп булмады инде, да?
- Нинди мәсьәләне?
- Ничек инде - нинди? Яздым бит мин сиңа контактта, документлар турында.
- Кайчан?!
- Өченчекөн дә яздым, кичә дә... Ашыгыч иде бит..
- Хм. Ашыгыч булгач, нигә шалтыратмадың соң?
- Ну бит син контактта онлайн идең. Яздым шунда.
- Язгансыңдыр, тик нигә шалтыратмадың соң?
- Әйтәм бит, син контактта утыра идең. Кичә дә, өченчекөн дә. Шуңа яздым. Син җавап бирмәдең...
- Утырмадым мин контактта кичә. Вакытым булмады.
- Ну бит онлайн идең...
- Булса соң. Миндә интернет «безлимитка» - ул гел ачык тора.
- Ничек инде, син ни язганнарын укымыйсыңмыни?!
- Кайчак укыйм. Тик гел теге: «Привет, как дила?»ларга җавап биреп утыра алмыйм бит инде мин.
- Ә берәрсе бик мөһим хәбәр язса?!
- Бик мөһим хәбәре булган кеше шалтырата ул.
- Ә менә шалтыратмыйча контактка гына язса?! Мин сиңа өченчекөн дә, кичә дә яздым...
- Соң, шалтыратырга иде алай бик кирәк булгач.
- Ә телефонда?
- Телефонда юк минем интернет.
- Нишләп?!
- Телефон миңа сөйләшер өчен кирәк, интернет өчен түгел.
- Телефонда да интернет булырга тиеш инде ул.
- Нигә?!
- Әйтәм бит, мин сиңа ике көн яздым нинди документлар кирәген. Контактта. Син онлайн идең.
- Нигә шалтыратмадың соң? Менә хәзер шалтыратасың бит.
- Соң, җавап бирмәдең бит. Минәйтәм, әллә берәр нәрсә булганмы икән. Үзе контактта, үзе җавап бирми.
- Кирәкме соң әле ул документлар?
- Бик кирәк иде дә... Инде соңарды бугай...

Илфак Шиһапов

http://shahrikazan.com/news/yazmalar/ilfak-shiapov-sin-bit-onlayn-ide

фотоm.realnoevremya.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев