Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Илдус Моталлапов: «Гуманитар ярдәмгә үз өлешен керткән һәр кешегә рәхмәтле без»

Гомер юлының иксез-чиксез тоелган чакрымнарында күпме игелекле гамәлләр кылынган да, аңа аталган күпме рәхмәт сүзләре әйтелгән икән?! Хәер, изгелекне бизмәннәргә салып үлчәп буламы соң?

 Әнә бүген дә Украинага махсус операциядә мобилизацияләнгән якташ егетләребез өчен ярдәм оештырып йөри ул.
–Көн-төн дими һаман чабасың. Азрак ял итәр идең. Табын янында да кулыңнан телефон төшми, – дип борчылып әйтеп куйды ире Илдуска Гөлчирә. Яратып, кайгыртып әйтүе инде. Белә, югыйсә, бер әйттеме – эшен ахыргача җиткереп үти торганнардан ул. Мобилизацияләнгән егетләргә гуманитар ярдәм илтергә киткәндә гаиләләре белән ут йотып көтеп торалар үзен.
– Мин генә түгел, барыбыз да шулай йөгерәбез, әнисе, – ди аңа каршы Илдус һәм ашыгып кына сәгатенә карап куя. –Вакыт җиткереп булмый хәзер. Таң атты гына дисең, инде кич тә була. Барысына да өлгерергә кирәк.
Алга барырга! Өлгерергә! Бу сүз аның күңеленә, йөрәгенә язылган. Әфганстанның ташлы тау араларында утлы ядрәләр баш очыннан үткәндә дә үз-үзенә әмер биргәндәй шушы сүзне кабатлый иде ул. Онытырлыкмы соң ул елларны! Чик буе десантының штурмлау маневр төркемендә хезмәт иткәндә күрсәткән батырлыклары өчен тапшырылган медальләре бүген дә горурлык булып күкрәген бизи. Хәрби хезмәттән кайткач район эчке эшләр бүлегендә 29 ел җинаятьчеләрне эзләү буенча өлкән оперуполномоченный булып эшләвен дә хәрби антка тугрылыгы дияргә була.
Кайда гына хезмәтен башкармасын, көчле ихтыярлы, ирләрчә нык сүзле, гадел булганы өчен хөрмәт итәләр аны.
Инде илләрдә тынычлык урнашты, балаларга, оныкларга рәхәтләнеп яшисе дигәндә генә Украинадагы вакыйгалар, хәрби хәрәкәтләр бар дөньяны кузгатты. Мондый чакта ут-суны кичкән ир-ат тыныч кына ята димени. Дистәләгән еллар районның сугыш хәрәкәтләре ветераннар советын җитәкләгән Илдус Нурмөхәммәт улы Моталлапов янәдән игелекле гамәлгә алына. Мобилизациядәге егетләр өчен җыелган гуманитар ярдәмне тапшыру өчен җиденче тапкыр ерак сәфәргә чыга ул. Максаты да бер – егетләребезне исән-имин күреп сөйләшү һәм райондашлар тарафыннан тупланган азык-төлек, кием-салым, көнкүреш кирәк-яракларын кулларына тапшыру.
Тарих буенча барыбызга мәгълүм, Бөек Ватан сугышы вакытында тылдагылар фронттагыларга булдыра алганча ярдәм иткәннәр. “Барысы да Җиңү өчен!” – бүген кабат әнә шул бердәмлекне халык үзенә девиз итеп алды. Социаль челтәрләрдән күренгәнчә авыл халкы бер булып махсус операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә булышлык күрсәтергә ашыга. Берәүләр, өй җылысын тойсыннар дип, токмач баса, икенчеләр җылы оекбаш бәйли, бакча уңышларыннан өлеш чыгара, өченчеләр акчалата ярдәм итә. Болар хакында Илдус Моталлапов сәгатьләр буе сөйли ала, чөнки үзе дә шулар үзәгендә кайный – оештыра, транспортын юллый.
–Һәр баруыбызда 5-7 тонна йөк алып барабыз. Бу әле бер машинага исәпләгәндә. Гадәттә, без, ике йөк машинасы һәм бер җиңел машина белән юлга чыгабыз. Ярдәмне ике тапкыр Лисичанск шәһәре халкына илттек, бу юлы Рубежный шәһәренә барырга ниятлибез. Шуннан үзебезнең егетләр янына барабыз, алар без килгәнне белеп, көтеп торалар. Әти-әниләре, туганнары җибәргән исемле посылкаларны, халыктан җыелган продуктларны, кирәк-яракларны аларга тапшырабыз, – ди Илдус Моталлапов. –Кызганычка каршы, бик теләсәк тә егетләрнең барысы белән дә очраша алмыйбыз, кемдер алгы сызыкта булырга мөмкин, икенчеләре башка линиядә, читтәрәк урнашканнар. Шуңа күрә калдырган гуманитар ярдәмне алар үзләре барлап, бер-берсенә илтеп тапшыралар. Соңыннан телефон аша хәбәрләшкәндә ихлас рәхмәтләрен җиткерәләр, – ди ул.

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса