Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Илдус Моталлапов: «Без бурычыбызны үтәдек»

15 февраль - Совет гаскәрләре чикләнгән контингентының Әфганстаннан чыгарылуы көне буларак билгеләп үтелә

Әфганстан. Мең тугыз йөз җитмеш тугызынчы елга кадәр бу тау-таш арасындагы ил әллә бар, әллә юк иде безгә. Ә шул елның декабрь аеннан башлап бу ил исеме безнең колакларда “җәһәннәм” кебегрәк яңгырый башлады. Армиягә киткән, солдатка алынырга яше җиткән ата-аналарның йокысын качырды. Ватан сугышыннан соң тыныч яшәгән кала-салаларыбызга кургаш  табутлар кайта башлады. 10 елга якын барган бу сугышта 15 меңгә якын ватандашыбыз һәлак булды, 50 меңгә якын кеше төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алдылар. Ә күпме егет бу сугыштан  җан ярасы белән кайтты... 15 февраль көнне Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентының Әфганстаннан чыгарылуына 32 ел була. Илебез тарихында дәһшәтле дә, кайгы-хәсрәтле дә тирән эз калдырган бу дата якынлашкан көннәрдә районыбызның хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар Советы җитәкчесе Илдус Моталлапов белән очраштык. 
-Илдус туган, күп кенә сәясәтчеләр авызыннан бу сугыш безгә кирәк булмаган дигән фикерне ишетергә туры килә. Менә син, шул сугыш афәтен кичкән кеше буларак, үз фикереңне әйт әле. Әфганстанга совет гаскәрләрен кертү дөрес адым булдымы, әллә ялгышмы?
-Минем фикеремчә, 1979 елда СССР җитәкчелеге Әфганстан Демократик республикасына совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын кертеп дөрес эшләде.  
Солдат сугыш башламый бит. Ул фәкать биргән антына тугры булган хәлдә үзенең бурычын үти. Яшь буынны  Ватанның чын патриотлары, сакчылары булырга нәкъ менә  Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм “әфганчылар” мисалында тәрбияләргә кирәк дип саныйм.
- Кызганычка каршы, Әфганстан тауларының кайнар җиле безнең районны да читләтеп узмады. Бүген  интернациональ бурычларын үтәгән якташларыбызны тагын бер искә алыйк әле. 
-Безнең районнан Әфган сугышында 109 кеше катнашты. Дүрт каһарманыбыз: Равил Гыйниятуллин (Күгәрчен), Сәлим Җамалиев (Чаллыбаш), Рамил Ибәтов (Иске Арыш), Илфат Хәбриев (Үрнәк)  һәлак булдылар. Аларның батырлыгы Кызыл Йолдыз орденнары белән бәяләнде. 
Вертолетчы-әфганчылар Николай Карпеев, Александр Артамонов шулай ук Кызыл Йолдыз орденнары кавалерлары. Өч дистәдән артык якташыбыз “За боевые заслуги”, “За отвагу” медальләренә лаек булдылар.1989 елдан соң да 24 сугышчан дустыбыз арабыздан мәңгелеккә китте инде.
Бугенге көндә районда 80 интернационалист-әфганчы яши. Безне сугышчан туганлык берләштерә. Бер-беребез белән аралашып, кирәк булганда ярдәм итешеп яшәргә тырышабыз.
 -Ә син  сугышчы-интернационалистлар сафына ничек килеп эләктең?
-Мин 1985 елда армия сафларына чакырылдым. Ерак Көнчыгыштагы чик буе гаскәрләренә җибәрделәр.  Анда Райчихинскта уку-өйрәнү курслары узгач “Сагибово”  заставасында чик буе наряды  өлкәне булып хезмәт иттем. Шунда партия сафларына кандидат итеп тә кабул иттеләр. 1986 елның апрелендә Хабаровск өлкәсенә учебкага җибәрделәр.  500 кешедән 216 солдат һәм офицерны Әфганстанга кертү өчен сайлап алдылар. Таджикстандагы  Московский поселогында урнашкан десант- штурм маневрлы группасында хезмәт иттем. Даими рәвештә тулы хәрби әзерлектә тордык. Безнең разведка таулар арасында душман бандаларын эзләп табуга вертолетларга утырып күрсәтелгән квадратка китә идек. Шул рәвешле бик күп бандаларны тар-мар иттек. Кайберләре бирелеп, Әфган республикасы гаскәрләре ягына чыктылар. Шул айлар эчендә төрлесен күрдек. Дистәләрчә хәрби операциядә катнаштым, үлем белән күзгә-күз очрашырга да туры килде. Ә иң авыры сугышчан дусларыңны югалту инде. Хәрби юлым “За отличие в охране государственной границы” медале белән бәяләнде.
(Тулсынча газетадан укый аласыз)

Әңгәмәне Илгиз Җамалиев әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса