Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илдархан Сәфәргалиев: «Нигә ике тапкыр түләргә тиеш без?»

Район газетасын бик күптәннән яратып укып барам. Һәр санын көтеп алабыз.

Газета битләрендә тормышчан әһәмиятле язмаларны еш очратырга мөмкин. Аларны һәркем укып чыгадыр мөгаен. Миндә кайбер язмалар яңа тәкъдимнәр уятты. Аны бөтен халык игътибарына җиткерергә кирәк дигән фикерем дә бар.

Чыннан да, хәзер күпләр чүпне теләсә кайсы җиргә чыгарып ташларга гадәтләнеп бара. Табигатьне пычратырга, чүпләргә ярый, ә менә үз тирәсен чиста  тотарга тырыша алар. Аннары бу контейнерларның куелуы да бик яхшы. Һәркайсы җайлы, уңайлы итеп урнаштырылган. Әмма шушы контейнерлар янәшәсенә бик күпләрнең агач ботакларын һәм олы габаритлы чүпләрне чыгарып ташларга гадәтләнүләре  олы проблемага әйләнеп бара. Аның буенча да югарыдагыларга җиткерәсе фикерем бар.  Минемчә, урам уртасына тау хәтле итеп өелгән андый чүпнең барысын да контейнерлардагы чүпне җыючы “Эко-сервис” оешмасы хезмәткәрләре  чистартырга бурычлылар. Чөнки без барыбыз да алар өчен шактый зур суммада акча чыгарып түлибез. Ни өчен соң әле без кыш көннәрендә урамнарны кардан чистартырга дип әзерләнгән үзара салым акчасын аңа сарыф итәргә тиешбез? Район хакимияте дә моны җайга салса, бу бик отышлы вариант булыр иде.  Димәк, читтә хасил булган чүп тауларын да алар айга бер мәртәбә  үзләре килеп чистартырга бурычлылар. Теләмиләр икән, алар белән килешүне өзеп башкаларын эзләргә, табарга мөмкин булачак. Югыйсә, җыелган чүпләрне ташыган өчен без ни өчен әле ике мәртәбә түләргә тиеш соң?  Мин, җәмәгать, шундый фикердә торам. Ә сез ничек уйлыйсыздыр?

 

           Илдархан Сәфәргалиев.

           Балык Бистәсе.

 

 

 

Әлеге хат белән без «Эко-Пром» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять оешмасы вәкиле Екатерина Зыятдинованы таныштырдык һәм аннан түбәндәге җавапны алдык:

- Региональ оператор вазыйфасына агач ботакларын, куакларын һәм төзелеш чүп-чарын җыю һәм аларны ташу керми. Калдыкларның әлеге төрләре милекче тарафыннан мөстәкыйль рәвештә башкарылырга тиеш. Бу Россия табигый ресурслар һәм экология министрлыгы аңлатмаларында төгәл язылган.

Төзелеш калдыкларын милекчеләр үзләре чыгарырга тиешләр. Аны гадәти көнкүреш чүп-чары өчен билгеләнгән чүп контейнерларына ташларга ярамый. Торак законнары кысаларында бу катгый тыела, кагыйдә бозган өчен җитди штрафлар каралган.

Чүп-чар контейнерлары көнкүреш калдыклары җыю өчен кулланыла. Аларга азык калдыклары, макулатура, пыяла, кием-салым, аяк киеме, агач, пластик керә. Төзелештән калган кирпеч, шифер ватыклары, бетон; биналарны, түбәләрне, торакларне һәм нигезләрне сүтүдән хасил булган тимер-бетонны һәм башка ремонт, реконструкция калдыкларын ташлау катгый тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса