Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илдар Таҗетдинов: “Яңа бина медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын арттырырга ярдәм итә”

 Бу көннәрдә Шомырбаш авылы халкының куанычы зур. 16 февраль көнне биредә модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

 Ул республиканың “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында төзелгән.
Район үзәгеннән шактый читтә, еракта урнашкан Шомырбаш халкының заманча фельдшер-акушерлык пунктына ихтыяҗы зур иде.
Моңа кадәр эшләп килгән агач, иске медпункттан барлык уңайлыклары булган бинага күчү фельдшер өчен генә түгел, авыл халкы өчен дә, чын мәгънәсендә, бәйрәмгә әверелде. Биредә иркен, якты шартларда пациентларны кабул итү, төрле медицина процедуралары үткәрергә мөмкинлекләр бар.
Тантаналы ачылышка район башлыгы Илдар Таҗетдинов, үзәк хастаханәнең баш табибы Динар Гаязов һәм башка җаваплы вәкилләр килде.
– Бу – районыбызда республика программасы нигезендә сафка баскан модульле унбишенче фельдшер-акушерлык пункты. Моның өчен без Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тирән рәхмәтлебез. Яңа бина авыл халкына беренче ярдәм күрсәтүнең сыйфатын арттырырга ярдәм итә, медицина хезмәткәрләренең эш шартларын яхшыртырга мөмкинлек тудыра. Әмма бирегә авырып түгел, күбрәк профилактика максатында гына килергә язсын, – диде ул һәм пунктка бүләк итеп суыткыч тапшырды.
Баш врач Динар Гаязов, авыл җирлеге башлыгы Исмәгыйль Сафин, авыл фельдшеры Зоя Андреева да чыгышларында Президентыбызга, район җитәкчелегенә рәхмәтле булуларын җиткерделәр.
...Символик ал тасма киселде, яңа бина үз ишекләрен ачты. Районыбызның сәламәтлек саклау өлкәсе үсешендә тагын бер зур адым ясалды. Ул бик күп фидакарьләрнең: төзүчеләрнең, медицина хезмәткәрләренең һәм җитәкчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе.
Заманча таләпләргә туры китереп эшләнгән, видеокүзәтү җайланмасы белән җиһазландырылган пункт авыл халкына озак хезмәт итсен, дигән теләктә калабыз. Тантананы чын бәйрәмгә әверелдергән район мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Кәримуллина, җырчы кызларыбыз Гөлия Кәримуллина, Гөлия Кадыйрова, Марсель Җәләловның музыкаль номерлары, дәртле җыр-биюләренә авыл халкының ихлас шатлыгы да килеп кушылды. Саулыкның кеше өчен иң зур байлык икәнлеген чагылдырган матур мизгелләр иде бу.

Шомырбаш авылында 128 кеше яши. Шулардан 41 е – 60 яшьтән өлкәннәр, 7 се балалар. Авыл халкына 1994 елдан бирле фельдшер Зоя Андреева хезмәт күрсәтә. Диспансеризация үтү, коронавируска каршы вакцина ясатуда аларның нәтиҗәле хезмәт күрсәткечләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса