Илдар Таҗетдинов: “Сезнең хезмәтегез игътибарга лаек”
Балык Бистәсе территориаль сайлау комиссиясенең беренче оештыру утырышында эшләп килүче состав үз вәкаләтләрен яңа, яшьләрдән торган командага тапшырды.
- 30 ел дәвамында Марат Хәсәнов территориаль сайлау комиссиянең рәисе булып торды. Бу чорда сайлау кампанияләренең ниндиләре генә булмагандыр. Боларның барысын да сез һәм команда әгъзаларыгыз гына белә торгандыр. Сез актив эшчәнлек алып бардыгыз. Комиссиянең яңа составы да сезнең эш алымнарыгызны үрнәк итеп алыр дип ышанып калам,- диде район башлыгы Илдар Таҗетдинов.
- Беренче чиратта, озак еллар эшләгән сайлау комиссиясе составына үземнең рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә,- дип башлады чыгышын Марат Хәсәнов. – Мин сайлау кампанияләрендәге эшемне СПТУ дагы (хәзерге Агротехникум) участок комиссиясе рәисе буларак башладым. (Ул вакытта район үзәгендә ике комиссия генә эшләде). Аннан мине район сайлау комиссиясе рәисе итеп билгеләделәр. Сайлауларның һәр төре буенча яңа комиссия оештырыла иде,- дип истәлекләре белән уртаклашты ул.
Аннан район башлыгы Илдар Таҗетдинов Марат Хәсәновка Почет Грамотасы, ә сайлау комиссиясе әгъзаларына Рәхмәт хатлары тапшырды.
Безгә Марат Хәсәнов кебек белемле, кешеләргә карата ихтирамлы, эш барышында килеп туган мәсьәләләрне үз вакытлы һәм тыныч хәл итә белүче җитәкче кулы астында эшләү җайлы булды. Бу сыйфатлары өчен без аңа бик рәхмәтлебез.
Район башлыгының территориаль сайлау комиссиясенең үткән составы хакында әйткән җылы сүзләре безнең өчен мөһим булды. Яңа командага уңышлар телибез.
Таңсылу Минһаҗева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа