Илдар Таҗетдинов: " Хөрмәтле хатын - кызларыбыз, сезгә язгы кәеф, сәламәтлек, якыннарыгызның хөрмәтен тоеп, иминлектә, муллыкта яшәвегезне телим"
Бәйрәм котлавы.
Кадерле хатын-кызларыбыз! Сезне чын күңелдән язның беренче, гүзәл бәйрәме 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм.
Бу матур бәйрәмнең яз башына туры килүе очраклы түгел, чөнки нәкъ менә шушы чорда табигать уяна, яңа тормыш башлана . Беренче чиратта хатын-кыз дөньяга яңа тормыш бүләк итүче, гаилә учагын тергезеп саклаучы, ир-егетләргә мәңге саекмас илһам биреп торучы. Гүзәл затлар матурлык һәм мәхәббәтне гәүдәләндерәләр.
Хатын-кызларыбыз районыбызның социаль-икътисадый үсешенә дә лаеклы өлеш кертәләр. Мәгариф, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы һәм башка тармакларны да аларның фидакарь хезмәтләреннән башка күз алдына да китереп булмый.
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сезгә язгы кәеф, шатлык-сөенечләр, сәламәтлек, якыннарыгызның хөрмәтен, сөюен,игътибарын тоеп, иминлектә, муллыкта яшәвегезне телим.
Илдар Таҗетдинов,
муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа