Илдар Таҗетдинов Россия Федерациясе Конституциясе көне белән тәбрикли
Хөрмәтле райондашлар!
Сезне илебездәге дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм!
Конституция кабул итү Россия дәүләтен ныгытуда зур роль уйнады, ышанычлы рәвештә гражданлык һәм икътисади ирекне тәэмин итте. Ул демократия гаранты булып тора, илебездәге күпмилләтле, халыкның бердәмлеген һәм тынычлыгын ныгыта.
Бүген безнең уртак бурычыбыз Конституциядәге гомуммилли кыйммәтләрне хөрмәт итү, үтәү һәм саклау. Райондашлар илебез муллыгы өчен намуслы һәм фидакарь хезмәт куялар, иҗат итәләр, ил һәм республика өчен уртак мәнфәгатьләр, фикерләр белән яшиләр.
Хөрмәтле райондашлар! Һәммәгезгә киләчәктә уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, имин тормыш телим.
Илдар ТАҖЕТДИНОВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia