Илдар Таҗетдинов Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлый
Хөрмәтле балыкбистәлеләр!
Хөрмәтле балыкбистәлеләр!
12 декабрь -Россия Федерациясе Конституциясе көне - илебезнең төп бәйрәмнәренең берсе. Ул ышанычлы законнар нигезендә һәр Россия гражданының хокукый яклануын гарантияли.
Демократик җәмгыятьнең хокукый нигезләрен, дәүләт төзелешенең Федератив принципларын, кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең өстенлеген раслаган әлеге төп Закон 1993 елның 12 декабрендә бөтенхалык тавыш бирү барышында кабул ителде. Бу көн Россиянең хокукый дәүләт буларак үсеш юлында башлангыч ноктасы булды.
Барлык ватандашларыбызны бу истәлекле көн белән котлыйбыз һәм иң мөһиме-илебезнең Төп Законы тайпылышсыз үтәлсен һәм һәр Россия гражданиның үз киләчәгенә ышанып яшәвен телибез.
Илдар Таҗетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia