Илдар Таҗетдинов Росгвардия гаскәре хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый!
Хөрмәтле Росгвардия гаскәре хезмәткәрләре һәм ветераннары!
27 март-Россия милли гвардиясе гаскәрләре көне!
Чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия милли гвардиясе гаскәрләре көне белән котлыйм!
Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре - Россия Эчке эшләр министрлыгының хокукый варисы буларак бүген дә илебезнең ышанычлы терәге булып кала. Сезгә Ватаныбыз һәм халыкның иминлеген тәэмин итү, җинаятьчелек, сәяси экстремизм һәм терроризмны кисәтү һәм булдырмау, җәмәгать тәртибен саклау, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау буенча җаваплы миссия йөкләнгән.
Росгвардия сафларында Ватан алдындагы бурычларын ахыргача үтәргә әзер булган чын патриотлар хезмәт итә. Бу ведомство вәкилләре югары квалификация, характерның ныклыгы, батырлык, көч һәм чыдамлык сыйфатлары белән аерылып тора.
Сез киләчәктә дә данлы тарих сәхифәләрен дәвам итеп, хәрби әзерлегегезне һәм һөнәри осталыгыгызны арттыруыгызга ышанам.
Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, шатлык, иминлек, бәхетле һәм озын гомер телим.
Илдар Таҗетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа