Илдар Таҗетдинов мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов мәдәният хезмәткәрләрен 25 мартта булачак һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Анда: «Сезне һөнәри бә й р ә м е г е з - М ә д әният хезмәткәрләре көне белән чын йөрәктән кайнар котлыйм! Мәдәният һәр кешенең яшәешен формалаштыра, һәр халыкның кабатланмас булуын дәлилли, милләтләрнең рухи һәм әхлакый традицияләрен саклый, җәмгыятьнең тормыш дәрәҗәсен билгели.
Сезнең һөнәр ияләре- үз эшенә чын күңелдән бирелгән, инициативалы кешеләр. Сезнең хезмәт шәхеснең сәламәт үсешенә булыша, безнең тормышны кызыклырак итә.
Сез башкалар ял иткәндә эшлисез, күңел байлыгыгыз белән бүлешәсез, гүзәллек белән аралашу шатлыгы бирәсез. Сезнең идеяларыгыз, тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә район халкы кызыклы тормыш белән яши. Безнең районда традицион рәвештә уздырыла торган бәйрәмнәр, конкурслар, фестивальләр өлкән буын, яшьләр, балалар арасында зур популярлык казаналар.
Сезгә нык сәламәтлек, илһам, саекмас энергия, иҗади уңышлар, игелек һәм мәхәббәт телим!», -дигән юллар бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа