Илдар Таҗетдинов күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашты
Күптән түгел район башлыгы Илдар Таҗетдинов район үзәгенең Октябрь урамы буенча урнашкан күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашты.
37нче номерлы йортта яшәүчеләрнең вакцинацияләүгә һәм башка мәсьәләләргә кагылган сораулары күп җыелган иде. Аралашу вакытында алар турында фикер алышу булды. Район башлыгы вакцинациянең сәламәтлек саклау өчен кирәк булуын аңлатты.
Йортта яшәүчеләр җитәкчелеккә йортның агымдагы ремонтын ясау, әлеге күп фатирлы йортның каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен куелган контейнерларга үзләренең чүп-чарларын ташлаучы дача участоклары хуҗаларына карата чаралар күрү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. "Без чүп чыгарган өчен түлибез, анда тәртип урнаштырабыз, ни өчен алар моның белән файдаланалар», - диделәр алар.
"Күтәрелгән мәсьәләләрне хәл иткәндә, без беренче чиратта алда торган бурычларга өстенлек бирәбез, ә менә чисталык, тәртип, яшелләндерү, чәчәкләр утырту белән сез үзегез шөгыльләнергә тиеш", - диде Илдар Рәшит улы.
Биредә яшәүчеләр балалар уен мәйданчыгына, йортлар арасындагы мәйданчыкны тигезләүгә, даруханә киоскына мохтаҗ.
«Октябрьский» территориаль иҗтимагый үзәге рәисе Галина Королева үзара салым түләү мәсьәләсенә кагылып, конкрет саннар белән таныштырды. Ә Балык Бистәсе авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов үзара салым түләүнең өч ысулын, зур габаритлы чүп чыгару тәртибен аңлатты.
Район башлыгы Илдар Таҗетдинов сүзләренә караганда, якын киләчәктә районда су чистарту станциясе төзү планлаштырыла, бу халыкны бик шатландырды.
Район башлыгы башка йортларда яшәүчеләр белән дә сөйләште. Территорияләрне чүп-чардан арындыру, йорт тирәсендәге үләннәрне чабу, йорт подвалларын тиешле халәткә китерү һәм башка сорауларның һәркайсына тулы җаваплар бирелде.
Таңсылу Минһаҗева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа