Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Илдар Таҗетдинов җинаять-башкарма системасы хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлый

12 март - җинаять-башкарма системасы хезмәткәрләре көне.

 Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Бу көнне без үз гомерләрен җинаятьчелеккә каршы көрәш, законлылыкны һәм хокук тәртибен саклауга багышлаган кешеләргә хөрмәтебезне белдерәбез.

Сезнең хезмәтнең максаты – закон бозучыларны төзәтү, җәмгыятькә намуслы гражданнар тәрбияләү. Сезгә чын күңелдән әлеге мөһим социаль бурычны хәл итүдә уңышлар телим.

Җинаять-башкарма системасы хезмәткәрләренең югары профессиональлеге, аларның үз-үзләрен аямаган намуслы хезмәте, сайланган һөнәренә тугрылыгы рәхмәт сүзләренә лаек. Бу бәйрәм көнендә хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сез - бүгенге буын хезмәткәрләре өчен батырлык, Ватанга хезмәт һәм гражданлык бурычларына тугрылык үрнәге.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар телим.

Илдар Таҗетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса