Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илдар Таҗетдинов Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итә

Сезне чын йөрәктән күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итәм!

Гаилә – тормышыбызда булган иң мөһим нәрсә. Ул бер-беребезне яратырга һәм хөрмәт итәргә, якыннарыбыз турында кайгыртырга өйрәтә, авырлыкларны җиңәргә булыша. Нәкъ менә гаиләдә, өлкән буын вәкилләреннән яшь буынга әхлакый һәм рухи кыйммәтләребез, мәдәни традицияләребез күчә.
Без районда барча гаиләгә ярдәм күрсәтергә омтылабыз. Аерым рәхмәт сүзләремне күп балалы ата-аналарга һәм тәрбиягә бала алып, аларга ярату, җылылык бүләк иткән гаиләләргә җиткерәсем килә. Балаларның үсүен күрү, аларның зур һәм кечкенә җиңүләренә сөенү хисенең зур хезмәт, сабырлык соравы һәм, шул ук вакытта, иң олы бәхет булуы сезгә башкаларга караганда да ачыграк билгеле. Гаиләләребез ныклыгы үзебезнең генә түгел, ә районның киләчәген, алга таба тотрыклы үсешен тәэмин итүгә нигез булып тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса