Илдар Таҗетдинов барлык балыкбистәлеләрне Халыкара туган тел көне белән котлады
Хөрмәтле балыкбистәлеләр!
Барыгызны да 21 февраль - Халыкара туган тел көне белән котлыйм! Телебезнең кулланыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга, оныкларыбызга тапшыру - безнең бүгенге төп бурычыбыз. Телебезгә хөрмәт - ул төрле милләт халкының тарихын, мәдәниятын ихтирам итү, аның үсешенә һәрьяклап булышу. Саклыйк, яклыйк без аны, чөнки туган тел милләтебез яшәешендә төп урыннарның берсен алып тора. Сау-сәламәт булыйк, үз телебездә аралашыйк! Һәрберебезгә күңел тынычлыгы белән бәхетле гомер кичерергә насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа