Илдар Таҗетдинов барлык балыкбистәлеләрне Җиңү бәйрәме белән котлый
Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Хөрмәтле, балыкбистәлеләр!
Сезнең барыгызны да Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы белән ихластан котлыйм!
Җиңү көне - илебезнең һәр кешесе өчен иң изге бәйрәмнәрнең берсе. Үз эченә коточкыч фаҗигане, кан, күз яшьләрен, Җиңү шатлыгын, горурлык хисләрен дә сыйдырган бөтенхалык бәйрәме бу.
Илебезгә азатлык тиңдәшсез көрәш, каһарманлык, уннарча миллионлаган кешеләрнең фидакарьлеге белән яуланды. Бөек Җиңүгә халкыбыз зур югалтулар барәбәренә иреште. Аның никадәр күләмле һәм онытылмаслык булуын барыбыз да яхшы аңлый. Безнең район җирлегеннән генә дә дошман белән көрәшкә 12 меңнән артык асыл ир-егетләребез, гүзәл затларыбыз китте, 6 меңнән артыгы сугыш кырында мәңгелеккә ятып калды.
Бүген без концлагерьларда газап чиккән, тәмуг утын кичергән якташларыбызны искә алабыз. Тылда көн-төн хезмәт куйган хатын-кызлар, яшүсмерләр, балаларны хөрмәтлибез, аларны данлыйбыз. Сез барыгыз да республикабыз, районыбыз үсешенә үзегезнең чиксез зур өлешегезне керттегез.
Фашизмны җиңү - бөтен кешелек өчен онытылмаслык сабак. Бүген без - Җиңү варислары, киләчәк буын тормышы өчен җавап тотып, җирдә иминлек, тынычлык өчен җавап тотабыз.
Ил-көннәргә тынычлык яулаган барлык райондашларыбызга дан һәм хөрмәт!
Барлык ветераннарыбызга, балыкбистәлеләргә сәламәтлек, рәхәт тормыш, аяз күк йөзе телим, тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә язсын!
Илдар Таҗетдинов,
муниципаль район
башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа