Илдар Таҗетдинов барлык балыкбистәлеләрне 1 май бәйрәме белән котлый
Май ае - табигатьтә яшәрү, тормыш-яшәештә яңару чоры. Яз һәм Хезмәт бәйрәме яңарыш, киләчәккә өмет һәм ышаныч символы булып тора.
Хөрмәтле райондашлар!
Сезне 1 Май бәйрәме белән котлыйм. Бәйрәм тарих төсмерен саклап, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен хезмәт ияләре бәйрәме, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. Май бәйрәме көннәрен тыныч күңел белән үткәрик, игелекле гамәлләребез белән башкаларны сөендерик.
Басу-кырларда үзләрен аямыйча хезмәт куючы игенче-механизаторларыбызга имин хезмәт, фәкать уңышлар юлдаш булсын. Авылларыбыз төзекләнсен, матурлансын. Бу чорга ниятләгән барлык максатларыгыз тормышка ашсын, бәхетле, сәламәт булыгыз! Барлык гаиләләргә иминлек, ил-көннәребезгә тынычлык, исәнлек-саулык телим. Һәр көннең матурлыгын күреп яшәргә язсын!
Илдар Таҗетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia