Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Илдар ТАҖЕТДИНОВ - Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы район халкын Россия көне белән котлавы

Хөрмәтле райондашлар! Һәммәгезне дә Россия көне белән ихластан тәбрик итәм!

Бу – илебездә яшәүче барлык халыклар дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыручы бәйрәм. Аның әһәмияте зур, чөнки безнең көч, ирешкән уңышларыбыз – бердәмлектә. 
Районыбызда бүген төрле милләт һәм дин вәкилләре яши һәм эшли. Алар намуслы хезмәтләре, һөнәри казанышлары, спорттагы җиңүләре белән Ватаныбызны данлыйлар. Киләчәктә дә халкыбызның хезмәт сөючәнлеге, иҗади һәм интеллектуаль потенциалы туган ягыбызның тагын да үсүенә һәм чәчәк атуына китерсен! Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет, якты хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Дус-тату яшик! Илләребез тыныч, имин булсын! 
Бәйрәмнәр белән, мөхтәрәм райондашлар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса