Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Илһам Мөхәммәтҗанов: "Тагын сигез ишегалды төзекләндереләчәк"

Инде хәбәр иткәнебезчә, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның җиңел кулыннан башлангыч алган “Безнең ишегалды” программасы районыбызда да уңышлы гына тормышка ашырыла башлады.

Узган ел биш ишегалды төзекләндерелгән булса, быел сигезне  ремонтлау планлаштырыла икән. Бу территорияләрне проектлаучылар өйрәнеп, кайда нәрсәләр ясыйсын, куясын, җәясен тәгаенләп эскиз проектларны әзерләгәннәр инде. Программа нигезендә ишек алды эчендәге юллар, тротуарлар төзелә, ремонтлана, урам яктырткычлар яңартыла, эскәмияләр, чүп савытлары куела.  Мөмкинлек һәм урын булган очракта балалар өчен уен мәйданчыклары урнаштыру да каралган. Каты көнкүреш калдыклары контейнерлары өчен мәйданчыклар да җиһазландырыла. Февраль ахырында әлеге проектлар ишегаллары төзекләндереләчәк күпкатлы йортларда яшәүчеләр хөкеменә тәкъдим ителгәннәр. Бу җыеннарга халык күп чыкмаса да, үз йортлары янының уңайлылыгы, матурлыгына битараф булмаганнары катнашып үз фикерләрен җиткергәннәр инде. Күпчелек ишегалларында башкарылачак эшләрне хуплаганнар. Ә бер йортта өстәмә рәвештә, келәм, палас кагу, чистарту өчен җайланма ясауны сораганнар. Аларның бу үтенече канәгатьләндереләчәк әлбәттә. Инде урынын да билгеләп куйганнар.

-Программага кертелгән ишегалларында законсыз төзелгән, тиешенчә рәсмиләштерелмәгән гаражлар, хуҗалык корылмалары да бар. Алар ишегалларының ямен җибәрү өстенә янгын куркынычы да тудыралар. Программа буенча эшләрне башкарырга да комачаулыйлар. Аларның законсызларын бөтенләй сүттерергә туры киләчәк инде, ә рәсмиләштерелгәннәрен төзекләндерү эшләренә комачауласалар, хуҗалары белән килешенеп башка урыннарга күчертү җаен табарга кирәк булачак,-диде шәһәр җирлеге башкарма комитетының гомуми бүлек начальнигы Илһам Мөхәммәтҗанов.

Ишегалларында төзү-төзекләндерү эшләре алып барачак подряд оешмалары да билгеләнгән инде. Май аенда эшләрне башлап җибәрергә планлаштыралар.

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса