Ил сагында тора егетләр
Элек-электән Ватан сакчысы булу дәрәҗәле, абруйлы саналган.
Ил-көннәр тыныч булганда, егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе үзе бер горурлык, ихтыяр көчеңне сынау, тормышка имтихан ул. Бүгенге көндә дә бик күп райондаш егетләребез армия хезмәтендә. Шуларның берничәсе белән газета укучыларыбызны да таныштырып үтик.
Илдар Раил улы Касыймов–Котлы Бөкәш егете. Туган авылы мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң Казанда авиция техникумында белем ала. Укуда сынатмаган, кечкенәдән хезмәтне яратып үскән егет армия сафларында да сынатмый. Әти-әнисенә командирларыннан килгән Рәхмәт хатлары шул турыда сөйли. Башта Казан югары танк училищесында өйрәнүдә була, аннан Волгоградта солдат хезмәтен дәвам итә Илдар. Әти-әнисе белән телефон аша аралашалар. ”Хезмәтеннән бик канәгать, 7 июльдә армиягә киткән иде. Җәйләрдә очрашу көннәрен көтәбез инде”, - ди әнисе Гөлнара Касыймова.
Марат Руслан улы Сафин – Балык Бистәсеннән. Беренче номерлы гимназиянең 9 сыйныфын тәмамлап район Агротехникумында укый, авыл хуҗалыгы белгечлеге дипломын ала. Бүгенге көндә Марат Ерак Көнчыгышның Биробиджан шәһәрендәге хәрби частенда хезмәт итә. Үтә дә тыйнак, шәфкатьле, башкаларга ярдәмчел булганы өчен хезмәттәшләре арасында хөрмәт яуларга өлгергән ул. Туган якларына сагынычлы солдат хатлары килә, телефоннан да аралашалар. “Улыбызны солдат формасында күргәч горурландым да, сөендем дә, әле үсебрәк тә киткән сыман тоелды. Хәрби форма бик килешә үзенә. Ил-көннәргә тынычлык телим, һәр солдатка әти-әнисе белән исән-имин очрашулар насыйп булсын”, - ди әнисе Нурсинә Зыятдинова.
Амин! Без дә солдат егетләргә тыныч хезмәтләр, Ватанга тугрылык һәм туган якларында матур очрашулар телибез.
Фәрвәз Каюмова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа