Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ил алдындагы изге бурычларын лаеклы рәвештә үтиләр

Балык Бистәсе егетләре ата–бабаларыбызның данлы хәрби традицияләренә тугры калып ил алдындагы изге бурычларын лаеклы рәвештә үтиләр. Бу хакта илебезнең төрле почмакларындагы частьләрдән район хәрби комиссариатына, егетләрнең ата-аналарына килгән рәхмәт хатлары анык сөйли .

– Егетләрне армиягә озату берникадәр моңсу булса, аларны исән-имин каршылау бик шатлыклы вакыйга инде. Балалыктан да чыгып бетмәгән үсмерләр чын ир-егетләр булып кайталар. Менә соңгы вакытта гына  утызга якын егетебез кайтты, – ди хәрби комиссариатның бүлек начальнигы Марат Гыйльметдинов.

Урахчадан Исламнур Гәрәев белән Олы Елгадан Азат Хәйретдинов армиягә бергә китеп, бер частьтә хезмәт иткәнәр.

5-6 сыйныфларда укыганда ук татарча көрәш буенча район беренчелегенә үткәрелгән ярышта танышалар алар. Бер-берсе белән берничә тапкыр бил алышалар.  Шулай көрәшә-көрәшә көндәшләр аерылмас дусларга әвереләләр. Армия сафларына да бер көндә чакырылалар егетләр. Хәрби хезмәтне дә Новосибирск шәһәрендә 1 ротада башлыйлар. “Ротада 16 татар хезмәт иттек. Безнең дуслыкка, бердәмлеккә башка милләт вәкилләре дә көнләшәләр иде”,–диләр егетләр. “Учебка”дан соң үзләрен бер частькә җибәрүләрен сорыйлар. Хәрби җитәкчелек каршы килми егетләрнең үтенеченә. Шулай итеп хезмәтләрен Ростов на Дону шәһәрендә 22 нче махсус  билгеләнештәге гвардия аерым бригадасында дәвам итәләр. Россия Федерациясе Оборона Министрлыгы Генераль штабының Баш разведка идарәсе махсус гаскәрләренә ни җитте егетләрне алмыйлар инде җәмәгать. Хәтта десантчылар да берникадәр көнләшеп карыйлар аларга. Элита! Спецназда хезмәт итү бер яктан зур мәртәбә булса, зур җаваплылык та.  Якташларыбыз хәрби белгечлекләре буенча радист-разведчиклар. Төп бурычлар разведчиклар группасы белән үзәк арасында ышанычлы элемтә урнаштыру. Бик җитди әзерлиләр спецназчыларны. Һәр ай саен диярлек махсус тактик өйрәнүләр уздыралар. Өйрәнү–уен дип әйтүе генә җиңел инде. Алларына куелган бурычны үтәү, тиешле “объектны» табып зарарсызландыру, юк итү өчен урманнар аша 30–40 чакрым юл узарга туры килә. Ә җилкәләрдә кырык килограмлы рейд биштәрләре! Кайвакыт өйрәнүләр өчәр көнгә кадәр сузыла. Менә шунда сынала инде егетлек, шунда күренә кемнең-кемлеге. Ә безнең якташлар һич бер вакыт сынатмыйлар. Бер өйрәнүләр вакытында  аягын имгәткән бер хезмәттәшләрен күтәреп тә кайталар алар, куелган бурычны да үтиләр. Биш мәртәбә парашюттан сикерәләр.

Көрәшеп үскән егетләр спортта да күпләргә үрнәк булып торалар.  Хәрби разведка көненә багышланган эстафетада рота командасын өченче урынга чыгаралар.

Аларның күкрәкләрен “За 100 летие Северо–Кавказского военного округа”, “За участие в параде посвященной к Победе Великой Отечественной войне» медальләре,” II дәрәҗә сугышчы-спортчы” билгесе бизи.

Хәрби командалык биргән характеристикаларыннан күренгәнчә, бригадада үзләрен бары тик яхшы яктан гына танытканнар балыкбистәлеләр, якты эз калдырганнар. “Яхшы тәэсирләр белән генә чикләнмәдек, үзебезгә алмаш та калдырдык әле”,– диләр егетләр елмаешып. Бактың исә, алар кайтыр алдыннан гына  бригадага Балык Бистәсенән Рәнис Мингалиев килеп калган икән. Аның да Исламнур белән Азат кебек сынатмавын, исән-имин хезмәт итеп кайтуын телибез.

 

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса