Икътисад министры Балык Бистәсендә
Министрны район башлыгы Илдар Таҗетдинов районның җитештерү предприятиеләре эшчәнлеге белән якыннан таныштырды.
Министр шулай ук районыбыз эшмәкәрләре белән очрашты.
Мидхәт Шаһиәхмәтовның эш визиты районыбыз “капкасы” булган Олы Елга авыл җирлегеннән башланды. Биредә ул “Исмәгыйлов” крестьян-фермер хуҗалыгының сөт һәм ит продукциясе эшкәртү цехы, сәүдә йорты эшчәнлеген карады. Әлеге хуҗалык җитәкчесе Минзөфәр Исмәгыйлов министр һәм район башлыгы алдында авыл хуҗалыгында эшләүчеләр өчен электр энергиясенә ташламалы түләү кертү мәсьәләсен күтәрде.
“Клариус” җәмгыяте базасында министр африка җәене үрчетү цехында булды. Әлеге цех аена 10 тоннага якын балык үрчетүгә исәпләнгән. Җәмгыять җитәкчесе коронавирус пандемиясе таралу сәбәпле, продукцияне реализацияләүдә кыенлыклар булуын билгеләп үтте. Дөрес, соңгы вакытта заказлар килә башлаган. Шулай да якын киләчәктә балыкны үзләрендә эшкәртүне җайга салмакчы булалар. Биредә Мидхәт Шаһиәхмәтов районыбыз эшмәкәрләре белән очрашып, җанлы әңгәмә уздырды. Ул республикабызда эшмәкәрләргә ярдәм итү мәсьәләләренә тукталды.
Республика җитәкчелеге тарафыннан кабул ителгән барлык программаларның икътисадны, эшмәкәрлекне үстерүгә, эш урыннарын саклап калуга, яңаларын булдыруга юнәлдерелгән булуын билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Президенты эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү буенча өстәмә чараларны хуплаган.
Аерым алганда, эшмәкәрләргә ташламалы микрофинанслау, банклардан алган кредитларның процентларын субсидияләү, уку йортын бетереп үз эшләрен ачарга теләүче яшьләргә финанс ярдәме күрсәтү кебек чаралар гамәлгә кертелә.
-2021 елда республикабызда 50 программа тормышка ашырылачак. Мәктәпләр, балалар бакчалары, фельдшер-акушерлык пунктлары, юллар төзүне дәвам иттерәчәкбез,- диде ул.
“Русский мрамор” акционерлык җәмгыятендә Мидхәт Шаһиәхмәтов терлек чалу һәм продукция эшкәртү цехларында эш барышы белән танышты.
Чыршылы Елгада “сатучысыз кибет”тә ипи сатып алды. Степановка авылы янәшәсендәге “Кыргый фермада” боланнарны сыйлады, Зур Мәшләктә “Кишер” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте кондитер фабрикасында җитештерелгән тәм- томнарны бәяләде.
Илгиз Җамалиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа