Икмәк тәмен иккән белер...»
Күкрәп үскән иген кырларын күреп күңел сөенә. Шагыйрь әйткәнчә: “Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуды” быел.
Уракка төшәр сәгатьләрен көткән игенче кояш кыздырса да, яңгырлар явып үтсә дә алардан шифа, мул уңыш өмет итте.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә бу көннәрдә хуҗалыклардан сөенечле хәбәрләр килеп тора. “Солтан”, “Шәйхетдинов”, “Григорьев” хуҗалыкларының борчак суктырулары һәм алынган уңышның күпме булуы белән кызыксынган бер минутта, “Кама-Агро”дан уракка төшүләре турында мәгълүмат та килеп иреште.
-Бүгенге көндә егетләребез арпа суктыруда эшли. Көннәр матур тора. Шуңа да һәр сәгать-минуттан нәтиҗәле файдаланырга тырышабыз, - ди “Кама-Агро” җәмгыяте баш агрономы Газиз Ханов.
Беренчеләрдән булып уракка төшкән игенче-механизаторларның исемнәрен зур горурлык белән атый ул.
Шулай булмый ни, барысы да тәҗрибәлеләр, тырышлар, сыната торганнардан түгелләр. “Полесье-812” комбайнында Әгъзәм Сибгатуллин, Әлфәт Шәйхетдинов, Рафис Галиуллин, Исмәгыйль Садыйков, Павел Гаврилов хезмәт куйса, Евгений Гарифуллин “Акрос-550” комбайнын иярли.
-Арпаның гектарыннан 35-36 центнер уңыш чыгар дип көтәбез. Елына күрә начар түгел. Кырда салам пресслауны да берочтан алып барабыз. Әлеге эш механизаторларыбыз Хәсән Ягъфәров белән Газинур Садриевка йөкләнгән, - ди Газиз Ханов.
“Икмәк тәмен иккән белер”, ди халык. Маңгай тирен түгеп игелгән икмәк амбарларга кергәнче әнә шулай катлаулы юллар үтә. Ә без исә басу-кырларда аяусыз хезмәт куйган авыл хезмәтчәннәренә изге теләкләребезне җиткерәбез: “Хәерле сәгатьтә, игенче! Матур җәйләр, икмәкле, уңышлы еллар булсын!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа